
Татарстандагы дини югары уку йорты түбәндәге юнәлешләрдә белгечләр әзерли:
- теология,
- лингвистика,
- икътисад,
- журналистика.
Россия ислам институты югары дини һәм дөньяви гыйлем бирә. Шәкертләренә өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештыра һәм укыр өчен барлык шартларны тудыра.
Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча кардәшләребезне укырга чакыра.
“Ачык ишекләр көне” чарасы иртәнге сәгать унда башлана. Рәхим итегез!
РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19. Белешмәләр өчен телефон: (843) 251-01-55