Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Гыйлем алыр өчен, галим янына барырга кирәк

Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләм:“Әгәр дә бер кеше синең аркада дингә килә, һидаять, тугрылык юлына баса икән, бу синең өчен бик зур байлыклардан да хәерлерәк”, - дип әйтте.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 14. Фото: ruscur.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхамдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхәәбиһии әҗмәгыйн.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Барлык кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып, Аллаһуга гына коллык кылган мөэмин, ул, ахирәт газабыннан куркып, Раббысының рәхмәтен өмет итә. Шул мөэмин кәфер белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: ”Батылны белеп, батылдан ерак булган, хакны белеп, хак тарафында булган хак мөэминнәр батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр”. (Зүмар сурәсе, 9 аять).

Шулай ук кешеләрне, хайваннарны вә кошларны төрле төстә халык кылдык. Аллаһудан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр генә. Аллаһ - җиңүче вә мөэминнәрне ярлыкаучы. (Фатыр сүрәсе, 28 аять).

Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Әгәр дә бер кеше синең аркада дингә килә, һидаять, тугрылык юлына баса икән, бу синең өчен бик зур байлыклардан да хәерлерәк”, - дип әйтте.

“Гыйлем юлына баскан кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәт юлын җиңеләйтер”.

“Кем дә кем гыйлем юлына чыкса, бу Аллаһ юлында сугышкан белән бер”.

«Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Күктәге һәм җирдәге җан ияләре гыйлем иясенең гөнаһысын гафу итүне сорый, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбадәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр алар - пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә бик зур өлеш алган булыр» (Тирмизи).

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Аллаһ затында вә сыйфатында мәхлуклардан бөек вә һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын, дип укырга. Дәхи: “Раббым, гыйлемемне арттыр”, - диген. (Таһа сүрәсе, 114 аять).

Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм әйтте:

“Дөнья һәм аның эчендә булган нәрсә, 3 нәрсәдән тыш, Аллаһ тарафыннан ләгънәт ителгән:

1. Аллаһы Тәгаләне истә тоту, 2. дин галиме, 3. дин шәкерте.

Бер шәкерт галимнән: «Миңа киңәш бирегез», - дип сораган. Галим шәкерткә: «Үзеңне төзәтер өчен, гыйлемгә өйрән”, - дип җавап кайтарган.

Габдулла ибн Мүбәрәк рәхмәтүллааһи галәйһи исемле кеше күп еллар буена гыйлемгә өйрәнгән. Гыйлем алгач, кешеләрне өйрәтү өчен юлга чыккан, Юлда барганда, ул бер көтү сарыкларны һәм көтүчене күрә. Ул эчтән: “Бу кеше, гел хезмәттә булып, гыйлем алырга вакыты юк. Шул көтүчегә берничә дәрес биреп алыйм әле», - дип уйлый.

Һәм көтүчедән болай дип сорый башлый:

- Син Аллаһы Тәгаләгә ышанасыңмы?

Ул әйтте:

- Әйе, Аллаһка ышанам.

Галим тагын сорый:

- Ышануыңны исбатла?

Көтүче:

- Күрәсеңме, бу сарык көтүен. Аларны мин бүреләрдән саклыйм, елгага, чирәмле булган җиргә алып барып, ашатам. Бу көтүнең хуҗасы булган шикелле, дөньяның да Раббысы бар, кайсысы дөнья белән идарә итә.

Галим көтүче җавабына хәйран кала Һәм тагын: «Аллаһы Тәгалә кемгә охшаган?” – дип сорый.

Көтүче болай дип җавап бирә:

- Сарыклар көтүчегә охшамаган кебек, шулай ук көтүче дә сарыкларга охшамаган.

Көтүченең хикмәтле булуына галим аптырап китә. Шуннан галим көтүчедән: "Миңа нәсыйхәт бир әле?" - дип сорый.

Ул: "Кемнедер өйрәтү өчен йөрәгеңне биклә, ә өйрәнү өчен һәрвакыт йөрәгеңне ачык тот!" - дип әйтә.

Муса галәйһиссәләәм үзенең өммәтенә Кыямәт көне хакында вәгазь сөйләгәндә, барлык кешеләрнең Аллаһ газабыннан куркудан, күзләреннән яшь ага иде. Шул вакыт берәү Муса галәйһиссәләәмнән: “Дөньяда синең кебек гыйлемле тагын бармы?» - дип сорады. Ул: «Юк», - дип җавап бирә. Шуннан Җәбраил фәрештә килеп, Мусаны: “Сине кем пәйгамбәр итте, кем китапны иңдерде, гыйлемне кем бирде?” – дип шелтәли. Аннары Җәбраил фәрештә Мусага: “Шундый кеше бар, андагы гыйлем син дә юк”, - дип әйтә. Муса галәйһиссәләәм пәйгамбәр булса да, китаплы булса да, бөтен нәрсәне калдырып, шул кешене эзләргә дип, юлга чыга.

Моннан шуны әйтеп була: гыйлем алыр өчен, галим янына барырга кирәк. Бер патша галим кешегә: ”Хөрмәтле имам! Минем улым бар. Малаема килеп дәрес бирә алмассызмы?” – дип хат яза. Карагыз галимгә. Бүтән кеше булса, шундый форсат барлыкка килде диеп сөенер иде. Хәзер патша янында булырмын, ул мине ашатыр, киендерер, акчасын бирер, дип. Ләкин галим: “Син гыйлем алыр өчен килергә тиешсең, ә гыйлем синең янына килмәс!” – дигән.

Гадәттә җомга көнендә без “Кәһаф” сүрәсен укыйбыз. Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Кем җомга көнендә “Кәһаф” сүрәсен укыса, Дәҗҗал фетнәсеннән имин булыр!” – дип әйтте.

Шушы сүрәдә гыйлем хакында тарихи вакыйга бар.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

60. Муса г-м хезмәтчесе Юшәгъга әйтте: "Әлбәттә, туктамыйча китәрмен ике диңгезнең кушылган җиренә барып җиткәнче, яки туктамыйча озын заман китәрмен."

61. Ике диңгез кушылган җиргә килгәч, балыкларын онытып киттеләр, һәм юлда ашарга дип алган кипкән балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте.

62. Балыклары онтылып калган җирдән озак җир киткәч Муса г-м хезмәтчесенә:"Төшке ашаячак азыгыбызны китер, хәзер ашыйк, (ул азыклар диңгезгә киткән балык иде) тәхкыйк бу сәфәребездә безгә мәшәкать вә ачыгу иреште", - дип әйтте.

63. Хезмәтчесе Мусага: "Белдеңме, ике диңгез кушылган җирдә таш өстендә балыкны онытып калдырдым, ул балыкның калганлыгын сиңа әйтергә миңа оныттырмады һичнәрсә, мәгәр шайтан оныттырды, вә ул балык диңгезгә юл тотты бик гаҗәеб хәлдә", - дип әйтте.

64. Муса г-м: "Безнең балыкны онытып калдыруыбыз без эзли торган Хозыр г-мнең анда булуына галәмәттер", - дип әйтте. Һәм барган эзләреннән кире кайттылар хәбәрләрене сөйләшкән хәлдә.

65. Таптылар Безнең колыбыздан бер колны, ул Хозыр г-м иде, ул колыбызга үзебездән рәхмәт бирдек вә Без аңа үзебездән гыйлем өйрәттек.

66. Муса г-м Хозыр г-мгә: "Мин сиңа ияримме үзең өйрәнгән хаклыкны миңа да өйрәтүең өчен?" - дип әйтте.

67. Хозыр г-м: "Синең минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс", - дип әйтте.

68. Пәйгамбәр булган хәлеңдә ничек чыдарсың, мин эшли торган эшләрнең Заһирләре тыелган эшләрдер, әмма серләренә синең белемең җитмидер".

69. Муса г-м: "Аллаһ теләсә мине синең кылган эшләреңә сабыр итүче табарсың вә синең әмерләреңә каршылык күрсәтмәм", - диде.

70. Хозыр г-м: "Әгәр син миңа иярсәң, мин эшли торган эшләрне ник эшлисең дип сорама, аның дөреслеге мин сиңа бәян иткәнчә", - дип әйтте.

71. Һәм икәү су буйлап киттеләр, бара торгач, бер көймәгә утырдылар, Хозыр г-м ул көймәне балта белән тиште. Муса г-м: "Кешеләрен суга батырмак өчен көймәне тиштеңме? Тәхкыйк син һич ярамаган эшне кылдың", - дип әйтте.

72. Хозыр г-м: "Ий Муса, мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә сабырлыгың җитмәс, дип?" - дип әйтмәдемме?

73. Муса г-м: "Онытып васыятеңне тотмавым сәбәпле миңа җәза бирмәгел вә эшемдә яки сиңа иярмәктә миңа авырлыкны йөкләмәгел!" - дип әйтте.

74. Һәм көймәдән чыгып юлларына киттеләр, барганда уйнап йөрүче балаларга очрап, араларыннан бер матур сабыйны Хозыр г-м үтерде, Муса г-м: "Әй гөнаһтан пакь баланы үтердеңме, ул һичкемне үтермәгән иде? Тәхкыйк син бу юлы яманрак эш кыйлдың!" - дип әйтте.

75. Хозыр г-м: "Әйә мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс дип", - диде.

76. Муса г-м: "Әгәр моннан соң янә синнән бер нәрсәне сорасам, ул вакытта мине юлдаш кылмассың, тәхкыйк минем тарафтан булган гозерләрне тыңлап чигенә җиткердең, моннан соң гозер күрсәтергә хәлем калмады", - дип әйтте.

77. Һәм икәү юлларына киттеләр, хәтта бер шәһәргә җиттеләр, шәһәр кешеләреннән ашарга сорадылар, шәһәр кешеләре аларны кунак итеп ашатудан баш тарттылар, ашатмадылар. Алар шәһәрдә бер койма таптылар, ул койма егылырга якынлашкан иде, Хозер г-м ул койманы кулы белән турайтып куйды. Муса г-м: "Әгәр син теләсәң, бу хезмәтең өчен хак алган булыр идең, шуңа ашарга алган булыр идек", - диде.

78. Хозер г-м: "Бу вакыт бер-беребездән аерылмак вакытыдыр. Мин эшләгән эшләргә каршы дәшмичә торырга чыдамлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвилен хәзер сиңа бәян кылырмын", - дип әйтте.

79. Әмма мин тишкән көймә суда кәсеп итә торган мескеннәрнеке иде. Мин бу көймә мескеннәрнең үзләренә калсын өчен аны гаепләргә теләдем, чөнки аларның артында залим патша бар, һәр яхшы көймәләрне талап аладыр.

80. Әмма мин үтергән бала имансыз булып, ата-аналары мөэминнәр иде, без курыктык, ул бала үзенең азгынлыгы белән ата-анасына авырлык һәм кайгы китерер дип.

81. Без теләдек Раббылары ул бала урнына хәерлерәк вә пакь булган һәм мәрхәмәтлектә ата-анасына якынрак балага алмаштыруын.

82. Әмма мин турайткан койма шәһәрдә ике ятим баланыкы иде, ул койма астында ятимнәр өчен яшергән мал бар иде, вә аларның аталары изге кеше иде, синең, Раббың теләде, ул ике ятимнең үсеп гакыллы булуларын һәм үсеп җиткәч малларын чыгарып алуларын, шуның өчен коймаларын турайтуым аларга Раббыңнан рәхмәттер. Ий Муса, бу эшләрне мин үзлегемнән эшләмәдем, мәгәр Аллаһ әмере белән эшләдем. Ошбу сиңа бәян кыйлган нәрсәләр синең дәшми торырга сабырлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвиледер. (Кәһаф сүрәсе 60-82 аятьләр).

Моңа нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: гыйлем алыр өчен тырышлык, сабырлык, түземлек кирәк.

Гыйлемнең максаты ул бернәрсә дә белмәүне аңлата. Коръәндә кайбер сүрәләр аерым бер хәрефләр белән башлана. Мәсәлән: әлиф ләәм миим; йәә сиин; саад; кааф. Шулай ук Кыямәт хакында фәрештәләр, пәйгамбәрләр белмиләр. Чөнки гыйлем ул күренмәгән белән бәйләнгән.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

1. Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер.

2. Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер.

3. Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр.

4. Ий Мухәммәд г-м, ул тәкъвә мөэминнәр сиңа иңдерелгән Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылалар һәм синнән элек иңдерелгән китапларга да ышаналар (ләкин Тәүрат вә Инҗил белән гамәл кылмыйлар) һәм ахирәткә дә ышанып, аның өчен гамәл кылалар.

5. Ул тәкъва мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ахирәттә өстенлек табучылар. (Бәкара сүрәсе).

Әлбәттә гыйлем алырга, галим булырга була, ләкин иң мөһиме - алган гыйлем буенча яшәү.

Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Кем алган гыйлем буенча гамәлләр кылса, Аллаһы Тәгалә белмәгәнне ачачак”, - дип әйтте.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да файдалы гыйлем алып, аның буенча яшәргә һәм башкаларга җиткерергә насыйп итсен. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Ибраһимов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе