Изге җомга көне мөбәрак булсын! Авыруларның хәлен белик! (ВӘГАЗЬ)

Авыру - ул Аллаһның рәхмәте. Аллаһы Тәгалә яраткан кешегә сырхау бирә. Беренчедән, кеше Аллаһка якыная, икенчедән, гөнаһлардан пакълана, өченчедән, ихласлылык барлыкка килә, дүртенчедән, кеше үзенең нинди зәгыйфь булуын аңлый, бишенчедән, бозыклыктан тыела ала, алтынчыдан,

БӘЙЛЕ
2017 Мар 24. Фото:Econet

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәту уәссәләәму галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхәәбиһии әҗмәгыйн.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтуллааһи уә бәракәәтуһ!

Барча мактау һәм олуглау Аллаһка булсын. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи уә сәлләмгә чын күңелдән салаватлар булсын.

Аллаһы Тәгалә кешенең бәхетен тулысынча дин эчендә салган. Ислам диненең нигезендә мәрхәмәтлелек ята. Ә ул нәрсәдә чагыла соң? Бер-береңне хөрмәт итү, ярату, булышу һәм ярдәм итүдә.

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Мөселманнар бер тән кисәге кебек, аның бер җире авыртса, башка җирләре дә авырта”, - диде.

Шуның өчен мөселман кешесе үзенә нәрсә тели, шуны ук башкаларга да теләргә тиеш.

Аллаһы Тәгалә һәр кешене сыный. Кемгәдер байлык, фәкыйрьлек, авыру һәм сәламәтлек бирә.

Авыру - ул Аллаһның рәхмәте. Аллаһы Тәгалә яраткан кешегә сырхау бирә. Беренчедән, кеше Аллаһка якыная, икенчедән, гөнаһлардан пакълана, өченчедән, ихласлылык барлыкка килә, дүртенчедән, кеше үзенең нинди зәгыйфь булуын аңлый, бишенчедән, бозыклыктан тыела ала, алтынчыдан, үлемне искә төшерә, җиденчедән, изге гамәлләр кылырга теләк барлыкка килә, сигезенчедән, җәннәттә дәрәҗәсе күтәрелә, тугызынчыдан, Әюп галәйһиссәләмнең савабы бирелә, унынчыдан, догасы фәрештәләрнеке кебек кабул ителә.

Авырып киткән кеше иң элек нәрсә эшләргә тиеш:

1. Ике рәкәгать тәүбә намазын укып, Аллаһтан шифа сорарга.

2. Истигъфарны (Әстәгъфируллааһ) күп итеп әйтергә.

3. Авырткан җиргә “Фатиха” сүрәсен 7 мәртәбә укырга яки суга өреп эчәргә.

4. Сәдака бирергә.

5. Тмин мае яки бал белән шифаланырга.

6. Дару үләннәрен кулланырга.

7. Табибка мөрәҗәгать итәргә.

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләмнең шундый гадәте бар иде. Әгәр ул берәр сәхабәнең мәчеттә булмавын һәм авырып киткәнен ишетсә, хәл белергә аның янына үзе барыр яки берәр кешене җибәрә иде.

Авырган кешене зыярәт итүнең саваплары күп.

Сырхау кеше янына баручы Аллаһның кунагы булып санала. Ул кеше өчен 70000 фәрештә дога кыла. Аллаһ аңа җәннәттә җиләк-җимеш әзерли. Авырган кешенең күңеле күтәрелә.

Авыру кешене зыярат итүдә нинди кагыйдәләр бар?

1. Башта авыру янына кайчан барырга мөмкин икәнлеген белергә кирәк.

2. Аннары, күчтәнәч алып, сырхау кеше янына килеп, керергә рөхсәт сорарга кирәк.

3. Авыру кешегә түбәндәге дога укыла:

Ләә бәъсә таһүүрун ин шәә Аллааһ (“Зарар юк, пакъланырсың, Аллаһ теләсә”).

Әс әлүллааһәл газыйм, раббәл гаршил газыйм, ән йәшфик (Бөек гарешнең Раббысы булган Бөек Аллаһтан сине шифаландыруын сорыйм) - 7 тапкыр әйтелә.

4. Авыруның күңелен күтәреп, илһамландырырга кирәк.

Авыру кешегә Әюп галәйһиссәләмнең тарихын искә төшерергә була. Ягъни күңелен күтәреп, илһамландырырга кирәк.

5. Тагын: “Без сине сагынабыз, барча кеше сиңа сәлам тапшыра, сәламәтләнүең өчен дога кылалар, тизрәк сәламәтләнеп, бергә яшәргә Аллаһ насыйп итсен”, - дияргә мөмкин.

Аллаһ барыбызга да динне аңлап, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе