Изге җомга көне мөбәрак булсын! Аллаһ Тәгалә бу дөньяда бөтен нәрсәне дә парлы итеп яраткан (ВӘГАЗЬ)

Кеше: "Аллаһ Тәгалә хатын–кызны бу дөньяга ни өчен барлыкка китерде икән?- дип сораса, җавапны белү өчен аятьнең дәвамын укырга кирәк. Бу аятьтән күренгәнчә, Аллаһ Тәгалә хатын-кызны ир кешенең күңеле тынычлык тапсын өчен яратты. Бу дөньяда ир кешенең күңеле акчадан да, яхшы эштән дә, спорт белән шөгыльләнүдән дә тулысынча тынычлык таба алмый, ул бары тик хәләл юл белән гаилә корып, никах укытып, хатын–кыз аркылы гына тынычлык таба ала. Бары тик никах укытып, гаилә корып һәм балалар үстереп кенә кеше яшәүнең мәгънәсен аңлый ала. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә бу дөньяга хатын–кызларны Үзенең Рәхмәте белән ирләр өчен яраткан.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 21. Фото:dylym.ru

Аллаһ Тәгалә бу дөньяда бөтен нәрсәне дә парлы итеп яраткан. Аның җирдәге бу кануны шулай ук кешеләргә дә кагыла. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәннең "Рум” сүрәсенең 21 аятендә болай дип әйтә:

وَمِنْ آَيَاتِهِ أَنْ خَلَقَ لَكُمْ مِنْ أَنْفُسِكُمْ أَزْوَاجًا لِتَسْكُنُوا إِلَيْهَا وَجَعَلَ بَيْنَكُمْ مَوَدَّةً وَرَحْمَةً إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآَيَاتٍ لِقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ

"Аның (Аллаһның кодрәтен күрсәтүче) билгеләреннән: Ул (Аллаһ) сезгә (күңелегез) алардан тынычлык табу өчен үзегез кебек үк парларны (хатын–кызларны) яратты, арагызга ярату һәм рәхимлелек булдырды. Чынлыкта бу нәрсәләрдә фикерләүче кешеләр өчен билгеләр бар!” Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә ир кешенең пары хатын–кызны барлыкка китерүе турында хәбәр итә. Аллаһ Тәгалә ир кешегә парны җеннәр, хайваннар арасыннан сайламады, ә үзе кебек үк булган, аңа охшаган парны хатын–кызны барлыкка китерде.

Кеше: "Аллаһ Тәгалә хатын–кызны бу дөньяга ни өчен барлыкка китерде икән?- дип сораса, җавапны белү өчен аятьнең дәвамын укырга кирәк. Бу аятьтән күренгәнчә, Аллаһ Тәгалә хатын - кызны ир кешенең күңеле тынычлык тапсын өчен яратты. Бу дөньяда ир кешенең күңеле акчадан да, яхшы эштән дә, спорт белән шөгыльләнүдән дә тулысынча тынычлык таба алмый, ул бары тик хәләл юл белән гаилә корып, никах укытып, хатын–кыз аркылы гына тынычлык таба ала. Бары тик никах укытып, гаилә корып һәм балалар үстереп кенә кеше яшәүнең мәгънәсен аңлый ала. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә бу дөньяга хатын – кызларны Үзенең Рәхмәте белән без ирләр өчен яраткан.

Бу дөньяда бөтен гаилә дә бәхетле булу өчен корыла. Әмма аларның бөтенесе дә бәхетле булып чыкмый. Ир белән хатын гаилә корып, берникадәр вакыт бергә яшәгәннән соң, аерылыша. Бүгенге көндә хәтта намаз укучы, ураза тотучы мөселманнар арасында да мондый хәл күзәтелә. Ни өчен гаиләләр таркала? Моның төбендә нинди сәбәпләр ята?

Гаиләләрнең таркалуының төп сәбәбе ир белән хатынның Коръән һәм Мөхәммәд (с.г.с)нең сөннәте белән гамәл кылмауга әйләнеп кайта. Ир белән хатын үз вазыйфаларын Аллаһ кушканча һәм Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәтеп калдырганча үтәмиләр. Кайбер вакытта ир дә хатын да мәдрәсә, дини уку йорты бетергән, ләкин аларның гаиләләре ни өчендер таркала? Моның төп сәбәбе гаиләдә туган бәхәсне Аллаһ һәм Мөхәммәд (с.г.с) күрсәткәнчә түгел, ә динсез әти әниләрнең бер–берсенә карата тупас мөгамәләрен һәм ызгыш–талашларын күреп, аларча хәл итүгә бәйләнгән.

Яңа гына гаилә корып җибәргән яшьләр динсез әти–әниләренең бер–берсенә карата мөгамәләсен, араларында туган бәхәсләрне ничек чишкәнен күреп үсә һәм шуны үзләренең гаилә тормышларында да кулланалар. Кечкенәдән күреп үскән һәм күңелгә сеңгән динсез тәрбия биш–алты ел мәдрәсәдә генә укып кына, яхшы якка үзгәрми. Бу яшьләрнең мәдрәсәдә өйрәнгән белемнәре аларның зиһеннәрендә бер мәгълүмат булып кына саклана, ә тормышта кулланылмый. Гаиләдә туган бәхәсләрне хәл иткәндә, өстенлекне, хискә түгел, ә Аллаһның дини күрсәтмәләренә бирергә кирәк. Шуңа күрә ир белән хатын бәхетле яшиселәре килсә, иң беренче чиратта Коръәнгә һәм Мөхәммәд (с.г.в) нең сөннәтенә кайтырга тиешләр.

Гаилә бәхетле булсын өчен, ир белән хатын иң беренче чиратта үзләренең гаиләдәге вазыйфаларын һәм хакларны яхшы белергә тиеш. Аллаһ Тәгалә ир белән хатын турында, аларның вазыйфалары һәм хаклары турында Корәндә ачыктан–ачык безгә аңлата.

Һәр дәүләтнең, оешманың җитәкчесе булган кебек гаиләнең дә җитәкчесе бар. Аллаһ Тәгалә ул җитәкчелекне ир кеше өстенә йөкләгән. Аллаһ Тәгалә әйтә:

الرِّجَالُ قَوَّامُونَ عَلَى النِّسَاءِ بِمَا فَضَّلَ اللَّهُ بَعْضَهُمْ عَلَى بَعْضٍ وَبِمَا أَنْفَقُوا مِنْ أَمْوَالِهِمْ

"Аллаһ аларның берсен икенчесеннән өстен кылганга һәм алар үзләренең байлыкларыннан сарыф иткәнгә күрә ирләр хатыннар өстеннән җитәкчелек итәләр”. ("Хатыннар" сүрәсе, 34 аять)

Аллаһ Тәгалә ир кешене гаилә башлыгы һәм хатыннар өстеннән идәрә итүче итеп билгеләве юкка гына түгел. Монда бик зур хикмәт яшеренгән. Ул турыда Аллаһ Тәгалә алда китерелгән аятьнең дәвамында аңлатты. Шуның беренчесе, ир кешенең физик яктан, акыл ягыннан һәм авыр вазыйфаларны башкарып чыгу ягыннан хатын–кызга караганда өстенрәк булуы.

Икенчедән, ир кешенең акча эшләү мөмкинлеге хатын–кызга караганда күбрәк. Шуңа күрә дә гаиләне матди яктан тәэмин итүне Аллаһ Тәгалә ир кеше өстенә йөкләде. Алда санап кителгән сәбәпләр аркасында Аллаһ Тәгалә гаилә белән җитәкчелекне ир кешегә тапшырды.

Гаиләне алып бару ул җиңел эш түгел, ул - Аллаһның сакларга биргән амәнәте. Бу амәнәт турында Аллаһ Тәгалә ир кешедән Кыямәт көнендә дә сораячак. Ир кешенең хатыны өстеннән җитәкче булуы аннан көләргә, мыскыл итәргә һәм аны җәберләп яшәргә рөхсәт бирми. Аллаһ Тәгалә ирнең хатынына карата мөгамәләсе һәм мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеге турында да Коръәндә аңлата. Аллаһ Тәгалә әйтә:

وَعَاشِرُوهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ فَإِنْ كَرِهْتُمُوهُنَّ فَعَسَى أَنْ تَكْرَهُوا شَيْئًا وَيَجْعَلَ اللَّهُ فِيهِ خَيْرًا كَثِيرًا

"Алар белән (шәригатьтә һәм гореф-гадәттә) күрсәтелгән рәвештә (яхшы мөнәсәбәттә булып, хакларын үтәп) мөгамәлә кылыгыз. Әгәр дә сез аларны яратып бетермәсәгез (хатыннарыгызга карата сабыр итегез), бәлки сез нәрсәне дә булса яратып бетермисездер, ә Аллаһ анда (ул нәрсәдә ягъни хатыннарыгызны аермыйча сабыр итеп яшәүдә сезнең өчен) бик күп хәерле нәрсә булдыра”. (Хатыннар сүрәсе, 19 аять).

Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә хатыннарының кайбер гадәтләрен һәм холыкларын яратып бетермәгән ирләргә хатыннары белән аерылмыйча сабыр итеп яшәргә киңәш бирә. Чөнки әгәр дә ир кеше үзенең хатынының тискәре холкына һәм сыйфатларына сабыр итеп яшәсә, Аллаһ Тәгалә аларның арасын яхшыртырга мөмкин.

Тәфсир галимнәре бу аятьтәге "ә Аллаһ анда (хатыннарыгызны аермыйча, сабыр итеп яшәүдә) бик күп хәерле нәрсә булдыра” дигән җөмләне шундый мәгънәдә аңлаталар: яки Аллаһ ире яратып бетермәгән хатынның холкын яхшырта һәм ире аны ярата башлый, яки Аллаһ Тәгалә аларга бик акыллы, зирәк, тәүфыйклы, иманлы, хәерле бала бирә. Шуның сәбәпле аларның арасы яхшыланып китә.

Гали (р.г) дән хәбәр ителә: Мөхәммәд (с.г.с): "Сезнең иң хәерлеләрегез хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганы, ә сезнең арагызда хатынына карата иң хәерле мөнәсәбәттә булучы кеше ул – мин”, - дип әйтә. (Бу хәдисне Ибн Гәсәкир китерә).

Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрнең гаиләсенә карата мөнәсәбәтен карасак, ул үзенең хатыннарына карата һәр вакытта да йомшак мөгамәләдә булды, Аллаһның Илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) алар белән шаяра, күңелләрен күтәрә, матди яктан кирәгенчә тәэмин итә, һәр көнне төн уздыра торган хатыны өендә бөтен хатыннары белән бергә җыелып кичке ашны ашый, ястү намазын укыгач, йокларга ятар алдыннан, гаиләсе белән бераз сөйләшеп утыра, хәтта ул Гайшә исемле хатыны белән буш вакытта чабу белән дә шөгыльләнә, узыша иде.

Коръәндә Аллаһ Тәгалә шулай ук хатыннарның ирләренә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында да безгә аңлата. Аллаһ Тәгалә әйтә:

فَالصَّالِحَاتُ قَانِتَاتٌ حَافِظَاتٌ لِلْغَيْبِ بِمَا حَفِظَ اللَّهُ

"Яхшы хатыннар - алар (Аллаһ Тәгаләгә һәм ирләренә) буйсыналар, Аллаһ Тәгаләне ярдәме белән саклаган яшерен нәрсәне (үз–үзләрен зина кылудан һәм ирнең байлыгын, акчасын әрәм-шәрәм итүдән) саклыйлар”. (Хатыннар сүрәсе, 34 аять)

Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә хәерле, яхшы хатын–кызларга билгеләмә бирә. Хәерле хатын булу өчен, иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләгә буйсынырга - ягъни биш вакыт намаз укырга, Рамазан аенда утыз көн ураза тотарга, хәрам ризыклардан тыелып, хәләл ризыклар гына ашарга һәм ирне саннап, аңа итәгатьле булып, түбәнчелек күрсәтеп яшәргә, үзен иренә хыянәт итүдән, ягъни башка ирләр белән чуалып, зина кылудан сакларга һәм ирнең акчасын, байлыгын әрәм-шәрәм итмичә тота белергә тиеш. Шушы шартлар үтәлгән очракта хатын–кыз яхшы, хәерле хатын исеменә лаек була ала.

Кайбер очракта гаиләләр хатын–кыз ирен санлап яшәмәгәнлек аркасында таркала. Ир кеше хатыны санламаганга, ихтирам итмәгәнгә кимсенеп яши, ә ахыр чиктә хатыны белән аерылырга мәҗбүр була. Шуңа күрә дә Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә хатын–кызның җәннәткә керүен ирне санлап, хөрмәт итеп һәм аңарга буйсынып яшәүгә бәйләп куйган. Аллаһның Илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә:

إذا صلّت المرأةُ خمسها، وصامت شهرها، وحصنت فرجها، وأطاعت زوجها، قيل لها: ادخلي الجنة من أيّ أبواب الجنة شئت

"Әгәр дә хатын–кыз биш вакыт намазын укыса, Рамазан аенда ураза тотса, җенес әгъзасын (зина кылудан) сакласа һәм иренә буйсынса, аңа җәннәткә үзең теләгән ишектән кер дип әйтәләр”. (Бу хәдисне Ибн Хәббән китерә).

Бер вакытны Мөхәммәд (с.г.в.) бер хатыннан: "Синең ирең бармы?” - дип сорый. Бу хатын: "Әйе, бар”, - ди. "Ә ул синнән ризамы соң?” - ди Мөхәммәд (с.г.в). Бу хатын: "Әгәр дә мин нәрсәне дә булса эшли белмәсәм, ул миңа ачулана”, - ди. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) : "Иреңә карата игътибарлырак бул! Чөнки ул синең Җәһәннәмең һәм Җәннәтең”, - ди (Бу хәдисне Имам Әхмәд китерә).

Аллаһ Тәгалә, гаиләләребезгә бәхет иңдереп, гаилә тормышында туган сорауларны һәм аңлашылмаучанлыкларны Коръән һәм Мөхәммәд (с.г.с) өйрәткәнчә хәл итәргә ярдәм итсә иде!

http://islamsemya.ru сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе