Изге җомга көне мөбәрак булсын! Әхлаклы булыйк! (ВӘГАЗЬ)

Безгә Ислам дине ничек килгән? Сәүдә аша. Өч гарәп монда килгән. Ул заманда очкыч, поезд, телефон, интернет юк. Алар, килгәч: “Ислам дигән дин бар, без мөселманнар”, - дип, мактанышып йөрмәгәннәр. Ислам диненең матурлыгын әдәп, тәртип, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт аша күрсәтеп, ничек итеп дөрес сату-алу итәргә кирәген өйрәтү юлы белән, безнең болгар әби-бабаларыбызның йөрәкләрен яулап алган. Ә алар Ислам динен кабул иткәннәр. Бу турыда мәгълүматны без Казандагы Габдулла Тукай исемендәге музейда күрә алабыз.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 17. Фото:

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәту уәссәләәму галәә расуулиһии Мөхаммәд үә галәә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтуһ!

Аллаһы Тәгалә: «Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман», - диде (“Бәкара”, 208 нче аять).

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә безгә Ислам диненә тулысынча керергә боера. Кеше тормышында Ислам дине никадәр күбрәк булса, Аллаһнын рәхмәте һәм ярдәме дә шуның кадәр булачак. Мисал өчен пылауны алыйк. Аны әзерләр өчен учак ягарга, казан, симәнке мае, ит, кишер, суган, дөге һәм оста пешерүче кирәк. Шулардан берсе генә булмаса да, пылау тәмле булмас иде.

Безгә Ислам дине үзеннән-үзе килми. Аның өчен тырышлык куярга кирәк. Бәрәңге үстерер өчен дә күпме көч таләп ителә. Иң элек җир өстенә тирес таратырга, аннары җирне сукалатырга кирәк. Бәрәңгене утырту гына түгел бит әле. Башта җирне тырмалыйбыз, аннан чүбен утыйбыз, кортын җыябыз һәм арасын сызабыз. Безнең тормышыбызга һәм йортыбызга дин килсен өчен дә шулай ук тырышлык кую бик мөһим.

Дин 3 өлештән тора: 1) Иман, 2) Гамәл, 3) Әхлак.

Иманның урыны - калебтә. Аллаһы Тәгалә: “Күчеп йөрүче бәдәвий гарәпләре: "Иман китердек", – дип әйтте. Син әйт: "Сез иман китермәдегез, ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып, көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек, дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягыш мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез. Әгәр чынлап иман китереп, ихлас күңел белән Аллаһуга вә Аның расүленә итагать итсәгез, әлеге мөселманнар белән бергә кылган гамәлләрегезгә һич кимчелек ирешмәс, сәвабы, әлбәттә, югалмас иде. Тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер", - диде. ("Хүҗүрат" сүрәсе, 14 аять).

Гамәл кылуга 5 вакыт намаз уку, Рамазан аенда ай буена ураза тоту, зәкәтне чыгару һәм гомеренә бер мәртәбә хаҗ кылу, Коръән уку, тәсбих тарту керә.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи уәсәлләм: “Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: “Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдү-р-рәсүлүллаһ” дип шәһадәт бирү, фарыз намазларны башкару, зәкят бирү, көче җитсә хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту”, — диде. (Бохари һәм Мөслим риваять итте).

Синең иманыңны һәм гамәлләреңне кешеләр күрми, ә әдәбеңне, тәртибеңне һәм әхлагыңны белә алалар.

Аллаһы Тәгалә бух акта “Нун” сурәсенең 4 нче аятендә: “Тәхкыйк син күркәм холыктасың”, - диде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Мин Җир йөзенә гүзәл әхлакны тәмам итеп урнаштыру өчен килдем», – диде.

Ир-атлар хакында белер өчен, аларның хатыннарыннан сорарга кирәк. Алар чын бәясен әйтәчәкләр. Пәйгамбәр Мөхәммәт галәйһиссәләмнең хатыны Гаишәдән (радыйяллаһу ганһа) ире хакында сораганнар. Ул аларга: “Аның холкы тулы Коръән иде”, - дип җавап кайтарган.

Безгә Ислам дине ничек килгән? Сәүдә аша. Өч гарәп монда килгән. Ул заманда очкыч, поезд, телефон, интернет юк. Алар, килгәч: “Ислам дигән дин бар, без мөселманнар”, - дип, мактанышып йөрмәгәннәр. Ислам диненең матурлыгын әдәп, тәртип, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт аша күрсәтеп, ничек итеп дөрес сату-алу итәргә кирәген өйрәтү юлы белән, безнең болгар әби-бабаларыбызның йөрәкләрен яулап алган. Ә алар Ислам дине кабул иткәннәр. Бу турыда мәгълүматны без Казандагы Габдулла Тукай исемендәге музейда күрә алабыз.

Мөселманнар динне өйрәнәләр һәм гамәлләр кылырга тырышалар, әмма әхлакны да онытмаска кирәк. Чөнки мөселман ул мәчет эчендә генә түгел, өйдә дә, урамда да, эштә дә, кешеләр белән аралашканда да Исламны матур итеп күрсәтергә тиеш. Башка кешеләр аны ничек белсен? Ислам дине - ул мәрхәмәтлелек дине. Шуңа күрә мөселманнарга мәрхәмәтле, әхлаклы, әдәпле булу мөһим.

Кеше өчен иң кирәге – әдәп, диген,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, диген, Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

( Акмулла ).

Мәсәлән, бер кеше исле май сата. Ул башкаларга аның хакында: “Шундый исле май бар, фәлән җирдән, хуш исле”, - дип сөйләп йөри. Ул шушы ислемай белән сөртенсә, кешеләр үзләре үк: “Каян чыга шундый тәмле ис, күпме тора, кайда җитештерелә?” – дип, килеп сораячак. Без кешегә Ислам дине турында сөйләп кенә калмыйча, аның безнең тормышыбыздагы урынын күрсәтергә тиешлебез.

Әгәр Аллаһы Тәгалә безгә иман биреп, динне аңларга насыйп итеп, гамәлләр кылабыз икән, үзебезне мактарга, масаерга хакыбыз юк. Чөнки бу - Аллаһның безгә биргән нигъмәте. Башкаларда ул булмаса, без алардан көлергә, аларны кимсетергә һәм рәнҗетергә тиеш түгелбез. Беренчедән, аларны хикмәт һәм матур вәгазь белән Исламга чакырырга кирәк. Әгәр тыңламыйлар икән, сабыр итү, аларга йомшак булу зарур.

Аллаһы Тәгалә бу хакта “Рәгыд” сурәсенең 11 нче аятендә: “Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас”, - дип әйтә.

Коръәндә: “Аллаһ рәхмәте белән син аларга карата йомшак мөгамәләдә булдың. Әгәр дә син алар белән дорфа һәм каты бәгырьле булсаң, алар сине ташлап китәрләр иде”, – диелгән.

Әлбәттә, мөселман үзенә нәрсә тели, шуны башкаларга да теләргә тиеш. Әгәр без бәхетле булырга һәм җәннәткә керергә омтылабыз, башкалар да бәхетле һәм җәннәтле булырга хаклы. Без әти-әниебезне, ир һәм кыз туганнарыбызны, дусларны, күршеләребезне үзебезнең әхлагыбыз белән Ислам диненә килүләренә сәбәпче булсак иде.

Аллаһы Тәгалә безгә нык иман биреп, изге гамәлләр кылырга, һәм әхлакның дәрәҗәсен күтәрергә насыйп итсен. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе