Мондый хәзинә, мондый терәкне каян табабыз?

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Попечительләр советының бу айдагы утырышы аеруча бер җылылык белән узып китте.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 16. Фото:Данис Касыймов

Ул бу юлы күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган курслар чорына туры килде. Утырыш “Коръән нуры” хәйрия фонды рәисе Ибраһим хәзрәт Сабировның Коръән сурәләре укуы һәм “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтовның дога кылуы белән башланып китте.

Без Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләвебезне онытмаска тиешбез

Аннан соң сүзне “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гимадетдинов алып, 2016 елның уңышлы булуын билгеләп үтте. “Узган ел фонд яңа дәрәҗәгә чыкты: яңа проектларны тормышка ашырды. Инша Аллаһ 2017 елда да яңа проектлар гамәлгә кертелер дип ышанабыз. Эшкуарларга, бизнесменнарга, попечительләр советы әгъзаларына эшләрендә уңышлар телим. Мин бу бәрәкәт фонд эшендә катнашучыларның барысына да җитәр дип уйлыйм. Әгәр без эшләребездә, ниятләребездә һәрвакыт Аллаһы Тәгаләне истә тотсак, Аңа омтылсак, алар уңышлы булачак. Коръәндә берничә тапкыр Аллаһы Тәгаләгә омтылырга кирәк дип әйтелә. Без үзебезнең җитештерүдәге бурычларны, финанс күрсәткечләрен планлаштырганда, болар артында Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешүнең торуын истә тотарга тиешбез.

> Фотосурәт: Данис Касыймов

Бу - гади саннар гына түгел, ә җәмгыятькә, базарга файда китерергә, клиентларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтылу. Персонал эшен оештырганда да, боларның барысын да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләвебезне онытмаска тиешбез. Хезмәткәрләребез эшкә теләп йөрсен, алар өчен җитәкче үрнәк булсын. Без дәүләт һәм җәмәгатьчелек алдында законнарны үтәп яшәгәндә, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә ризалыгына омтылабыз. Мин 20 ел буе компания белән идарә иткән кеше буларак шуны әйтә алам: әгәр дә шундый ниятең бар икән, бизнес та үсә, уңышлы була”, - диде А.Гыймадетдинов.

Әлеге утырышта иганәчеләр ярдәмендә фонд тарафыннан алып барыла торган проектлар турында ай саен чыгарылган видеожурнал сөйләде. Фондның алыштыргысыз хезмәткәре, “Иман” радиосы алып баручысы Эльвира Ибраһимованың якты истәләгенә багышлап эшләнгән видеосюжет берәүне дә битараф калдырмады.

Инвалид булган кешеләрне эшкә урнаштыру - бик зур эш. Аларның мөмкинлекләре чиксез

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитов хәзерге вакытта “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар баруын хәбәр итте. “Курсларга килүчеләр арасында Россиянең төрле төбәкләреннән, аннан читтә яшәүчеләр дә бар. Аннан соң бездә коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр өчен курслар башлана. Без әлеге проектны узган ел башлап җибәрдек. Әлһәмдүлилләһ, бу курслар аркасында, бездә тагын бер хезмәткәр барлыкка килде. Ул видеомонтаж белән шөгыльләнә. Хәзер бездә ике Лилия, ул (Лилия Ягъфәрова) видеожурналны, Э.Ибраһимова турындагы сюжетны эшләүдә катнашты. Инвалид булган кешеләрнеэшкә урнаштыру - бик зур эш. Аларның мөмкинлекләре чиксез”, - диде хәзрәт. Ул фондның бизнес-проектлары булуын, фонд тарафыннан алып барылган эшләргә Айрат Фердинанд улы Гыймадетдинов җитәкчелегендәге Попечительләр советы битараф булмавын билгеләп үтте. “Без эшебезне алга таба да дәвам итәрбез Инша Аллах. Безнең фонд эшендә катнашучыларга бик зур рәхмәт. Кадерле дуслар, бу эш – безнең уртак хезмәтебез. Сезнең бу эшкә керткән өлешегез Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителер дип уйлыйм”, - дип, үз фикерләрен җиткерде Илдар Баязитов.

Курсларда белем алучылар да үзләренең рәхмәт сүзләрен, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Кайчандыр үзе бу курсларда белем алган, хәзер тәрбияче булып эшләгән Камәрия ханым Тарасова Илдар хәзрәт Баязитовка, тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага, фонд президенты Илһам хәзрәт Исмәгыйлевка һәм “Ярдәм”нең барлык хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.

Мондый яхшы урынны мин хаҗдан башка бер җирдә дә күрмәдем

Башкортстаннан Равия ханым курсларга дүртенче тапкыр килгән, фонд, тернәкләндерү үзәге җитәкчеләренә әйтеп бетергесез рәхмәтле. “Менә уйлап карагыз. Гади генә күзлектән караганда, сукыр кеше кая гына барып бәрелә, кая гына барып сыена? Мондый хәзинә, мондый терәкне каян табабыз? Менә без монда килеп, урыныбызны, безне аңлаган кешеләребезне таптык. Аларга чиксез рәхмәтлебез. Шушы мәчет мәңге эшләсен, безнең кебек кешеләр юкка чыкмасын, бу дөньяда матур итеп яшәүләрен дәвам итә алсын”, - дип, ул “Әллә минем күрәсем килмиме?” дигән үзе язган җырны сузып, үзәкләрне өзде. Равия ханымның “Якты нурдан мәхрүм булганнарга бирче Раббем, нурлы бер мизгел” дигән сүзләре берәүне дә битараф калдырмады.

> Фотосурәт: Римма Гатина

Курсларга Свердловскидан килгән Таһир Исламов: “Мин бик күп санаторийларда булдым, бик күп тернәкләндерү үзәкләре турында ишеттем. Әмма мондагы кебек мәдәни программаны мин беркайда да очратмадым”, - диде. Ул шулай ук биредә инвалидларны эшкә алуларына шатлануын белдерде.

Мәскәүдән Яхъя кардәшебез чыгышын ислам сәламе белән сәламләүдән башлап җибәрде. “Мондый яхшы урынны мин хаҗдан башка бер җирдә дә күрмәдем. Моннан китәсем дә килми, чөнки монда шулкадәр җылы, шулкадәр рәхәт. Икенче тапкыр туган шикелле булдым. Мин монда бик күп гыйлем тупладым: ишегалды себерүчедән директорга кадәр рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә сезгә күп бәрәкәт бирсен. Рәхмәт сезгә”, - диде Яхъя кардәшебез.

Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән Әбүбәкер кардәшебез тернәкләндерү үзәгендә тәүге тапкыр түгел. “Беренче килгәндә, алфавитны өйрәндем, икенче килүемдә акрын гына Коръән укый башладым. Монда Рамазан ае, Ураза бәйрәме бик яхшы уза”, - диде ул.

Шулай ук Зоя һәм Марина ханымнар, Ижевскидан Рифат Мякушев мондый үзәкнең эшләп торуы өчен рәхмәт белдереп, биредә Исламны аңлап өйрәнүләрен әйтте.

Фонд проектларны тормышка ашырганда, попечительләргә җаваплылык йөкләнә

Попечительләр советы утырышында “Ярдәм” фонды алып барган социаль проектларның Татарстанны гына түгел, ә бөтен Россияне колачлавы билгеләп үтелде. Бер ел элек Милли хәйриячеләр берлеге оешты. Аны Хәбибрахман Миңнуллин җитәкли. Ул фонд тарафыннан проектларны тормышка ашырганда попечительләргә җаваплылык йөкләнүен билгеләп узды. “Без бу эшләрдә катнашырга, үз өлешебезне кертергә тиешбез. Безнең белән башланган проектларны ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Попечительләрнең бу максатларга тоткан малына Аллаһы Тәгалә күп тапкырлар арттырып әҗерен бирсен”, - диде эшкуар. “Коръән нуры” хәйрия фонды рәисе Ибраһим хәзрәт Сабиров та “Ярдәм” фонды белән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Попечительләр кайчандыр үзләрен “Ярдәм” фонды эшчәнлегендә катнашырга чакырган өчен, рәхмәт хисләрен җиткерде. Без монда сезнең кешеләргә нинди ярдәм күрсәткәнлегегезне күрәбез. Алга таба да бергә эшләрбез”, - диде алар.

Ул көнне “Ярдәм” фондына ДЦП диагнозлы, ирле-хатынлы Тимур белән Диана белән мөрәҗәгать иткән иде. Аларга торак шартларын яхшырту өчен ярдәм күрсәтелде.

Азкеремле гаиләләрдәге балалар өчен пансионат - дини гыйлемнең беренче баскычы
>

Билгеле булганча, фонд тарафыннан унлап проект тормышка ашырыла. 2016 елда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды социаль яктан әһәмияте зур булган тагын бер проектны тормышка ашыра башлады. Балтач районының Бөрбаш авылында иске мәктәп бинасын яңартып, мәктәп яшендәге (5-6 нчы сыйныфтан алып) ир балалар өчен пансионат төзүне үз эченә ала ул. Фонд химаячеләре, ягъни иманы нык кардәшләребез ярдәме белән төзелешнең күп өлеше башкарылды инде. Иске бинаның бүгенге көндә нигезе һәм күтәреп торучы диварлары гына калды. Иске мәктәп тулысынча реконструкцияләнде. Түбәсе алмаштырылды, җылылык, су белән тәэмин итү системалары көйләнде, казан куелды. Хәзер эчке якта эшләр алып барыла.

Балтачта проектны тормышка ашыруны күзәтеп торучы, Татарстанның баш мөфтие Җәлил хәзрәт Фазлыев пансионатның миссиясен югары бәяли. “Бездә мәдрәсәләр эшли, әмма бездә дини гыйлемнең беренче баскычы хәл ителмәгән. Кызганычка каршы, мәдрәсәләргә күп вакытта әзерлексез балалар килеп эләгә. Әгәр без интернат тибындагы урыннарда (көндез мәктәптә белем алып, кич тәрбия үзәгендә аларга дини гыйлем биреп) балаларны максатчан рәвештә мәдрәсәгә бара торган итеп әзерләсәк, безнең мәдрәсәләргә әзерлекле кадрлар килер иде. Алардан Болгар Ислам академиясендә укырлык зур галимнәр дә килеп чыгар иде. Шуңа күрә мин моңа (бу проектка – ред.) бик зур өметләр баглыйм. “Ярдәм” мәчете коллективының бу эшкә алынуына бик рәхмәтле. Без, иң беренче чиратта, ятимнәр һәм авыр хәлдәге гаиләләрдәге балаларны җыябыз. Әгәр урын булса, теләге булганнар да килә ала. Безнең мәктәптә бөтен предметлар да татарча укытыла. Балалар монда татар теленә дә өйрәнә ала”, - диде Җәлил хәзрәт.

Шулай итеп, азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайлар пансионатта тәрбияләнәчәк, ә урта мәктәптә белем алачак. Әлеге проектның кураторы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов фикере укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйбыз. “Без моны нәрсә өчен эшлибез соң? Наркотикларга бәйлелеге булганнар белән эшләү вакытында, без балаларның тәртибе якынча 6 нчы сыйныфтан бозыла башлаганлыгын күрәбез. Унберенче сыйныфка җиткәндә, бу балаларны кире үз хәлләренә кайтару мөмкин хәл дә түгел. Җиңел наркотиклар, спайслар куллана башлагач, аларның аңнары томалана, башлары түнә. Моннан инде җинаятькә дә ерак түгел. Шуңа күрә без малайлар өчен пансионат төзергә карар кылдык”, - ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Әлеге пансионат төзелү татарларда булган хәйриячелек традицияләрен кире кайтаруга матур бер мисал. Мәсәлән, XIX гасыр башында Казан өязендә балалар өчен берничә приют ачыла. Шуларның берсе бертуган Юнысовларныкы була. Анда тәрбияләнүчеләр, башлангыч дини белемнән тыш, арифметика, тарих, география һәм рәсем буенча дөньяви белем ала, рус һәм гарәп телләрен өйрәнә. Приюттан чыккач, малайлар сәүдәгәрләргә хезмәткә яки милли мәктәпләргә укытучы итеп урнаштырыла. Ә безнең малайлар мәдрәсә шәкертләре сафын тулыландырачак һәм дин гыйлемен таратуда алдынгы булачак дип фаразлана.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе