Монда без – эшкуарлар – савап эшләсен өчен барлык шартлар тудырылган – “Ярдәм” фонды попечительләре

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Попечительләр советының бу айдагы утырышы аеруча бер җылылык белән узып китте. Матур традиция буенча, утырышта курсларга килгән дин кардәшләребез дә катнашты. “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә 27 мартка кадәр коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦПлы диагнозлы курсантлар белем ала, тернәкләндерү курсы уза. Алар “Бер-беребезгә терәк булыйк!” дигән программа кысаларында җыела.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 17. Фото:Данис Касыймов

Һәрвакыттагыча җылылык белән өретелеп, матур бер гаилә булып тупланган фонд попечительләре, хезмәткәрләре дә җыелган иде анда. Коръән уку һәм дога кылу белән башланып киткән әлеге чарада ясалган чыгышлар күңелләргә үтеп керде, күзләргә яшьләргә килде.

Попечительләр советы утырышын “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гимадетдинов ачып җибәреп: “Без монда игелекле эшләр башкарыр өчен җыелабыз. “Ярдәм” фонды алып барган эшләрдә нигъмәт бар”, - диде. Бу эшләрдә катнашкан кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте насыйп булсын, дип теләде. Монда төрле мәсьәләләр буенча фикер алышуларның сөннәт булуын билгеләп үтте. Пәйгамбәребезнең киңәшләшеп эшләргә киңәш бирүен әйтте. “Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән эшләребез кабул була”, - дип, ул үз кул астындагы хезмәткәрләргә карата мөгаләмәнең яхшы булырга тиешлеген, моның үз чиратында клиентлар белән эшләгәндә, бизнес үсешендә чагылыш табачагын хәбәр итте.

“Ярдәм” фондының февраль аендагы эшчәнлегенә багышланган видеожурналны караганнан соң, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитов чыгыш ясады. Ул фондның алга таба билгеләнгән планнары белән уртаклашты. 20 апрельдә фондның рәсми теркәлгәненә 10 ел тула. 19 июльдә “Ярдәм” мәчете һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге ачылуга 4 ел була. Мөһим чараларның тагын берсе Рамазан ае белән бәйләнгән. Ай дәвамында фонд 1200 кешегә ифтар оештырыр дип көтелә. Узган еллардагы кебек, ифтарларда инвалидлар, мохтаҗлар катнашыр дип планлаштырыла.

“Безнең өчен фонд эшчәнлегенә кертелгән һәрнәрсә мөһим”, - дип, Илдар хәзрәт Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, эшкуарлар берлектә зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Аллаһы Тәгалә барчабызга да ике дөнья бәхетен насыйп итсен дигән теләктә калды.

Курсларга килгән кардәшләребез фонд, үзәк җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен шигырьләр белән дә, үз чыгышлары аша да җиткерде. Буа районыннан Шамил Вәлиуллин проектның дәвамлы булуын теләп, фонд эшләре башында торучы Илдар Баязитов, Мәликә Гыйльметдинова һәм Илһам Исмәгыйлевка, хезмәткәрләргә сабырлык теләп калды.

Фонд хезмәткәре, “Бер-беребезгә терәк булыйк!” дигән программаны алып баручы Лилия Сәлахетдинова: “Безгә тормышта үз урыныбызны табарга, эшләргә мөмкинлек биргәнегез өчен олы рәхмәт сезгә! Бу еллар эчендә бик күп нәрсә эшләде. Моны без “Ярдәм” кешеләре башкарып чыктык. “Ярдәм” командасында булуым белән мин бик бәхетле. Минем арттан кешеләр иярә. Безнең курсларга Россиянең төрле төбәкләренннән кешеләр килә. Үзем эшли торган коллективка, җитәкчеләребезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Безне җылы кабул иттегез”, - диде.

“Безгә – инвалидларга – тормышта үз урыныбызны табарга, эшләргә, башкалар белән бер рәттә булырга мөмкинлек биргәнегез өчен олы рәхмәт сезгә! Безнең өчен бу бик зур шатлык. “Ярдәм”гә килеп эләгү – ул актив кешеләр арасында булу өчен бердәнбер мөмкинлектер, мөгаен”, - диде Лилия Сәлахетдинова.

“Ярдәм” фонды попечительләре дә үз фикерләрен җиткерде. Чистайдан килгән Аня Макарованың күңелләрне кузгатырлык шигырьләрен тыңлаган эшкуар Х.Миңнуллин: "Сез үзегезнең олы йөрәкле булуыгыз белән күңелләрне эретәсез. Сезнең талантларыгыз уңдырышлы туфракка төшеп, үзенең җимешләрен бирсен”, - дип теләде.

Попечительләрнең берсе Тимур Ситдыйков: “Ярдәм”дә булу бик рәхәт. Анда бик ачык, олы йөрәкле кешеләр эшли. Мин моны үзем күреп беләм. Монда без – эшкуарлар – савап эшләсен, бик күп сандагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итсен өчен барлык шартлар тудырылган”, - диде.

Эшкуар Айрат Муратов: ““Ярдәм”гә килеп эләгү – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ул. Монда очраклык була алмый”, - диде Ул, еллар узу белән, попечительләрнең саны артуын билгеләп үтте. “Шуның белән бергә мондагы бәрәкәт, безнең белән берлектә эшләнгән эшләрнең саны арта”, - дип тәмамлады ул сүзен. Утырыш дога кылу белән тәмамланды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе