“Хаҗиларыбыз безгә чит-ят булган идеологияләр сеңдерелүдән якланган” - Татарстан мөфтие

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казаннан 12 августта Мәскәү вакыты белән кичке сәгать унбер тулып ун минутта (23.10) юлга кузгалды. Казан, Чистай, Түбән Кама һәм Буа районы мөселманнарын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатты. Ул хаҗиларга үзенең нәсыйхәтләрен һәм киңәшләрен бирде. Һәм: “Хәерле юл, кардәшләрем”, - дип озатып калды.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 14. Фото:dumrt.ru

Журналистлар белән сөйләшү вакытында Камил хәзрәт Татарстанда хаҗиларны хаҗга Хәнәфи мәзһәбе буенча әзерләүләрен әйтте. “Хаҗиларыбыз безгә чит-ят булган идеологияләр сеңдерелүдән якланган”, - диде мөфти.

Хаҗиларның бу төркеме Мәккәгә “Хаҗ-эконом” программасы буенча бара. Ул – катнаш маршрут. Хаҗилар Казаннан Дубайга кадәр оча. Аннан соң уңайлы автобусларда Мәккәгә юл ала. Автобусларда ике тәүлек барырга туры киләчәк. Алар 25 көн сәфәрдә булачак. Татарстанлыларны тәҗрибәле җитәкче озатып йөриячәк.

2017 елда “ДУМ РТ ХАҖ” рәсми хаҗ операторы программалары белән 1700 кеше хаҗ кылачак. Хаҗиларның соңгы төркеме хаҗга 23 августта китәчәк. 320 кешедән торган зур төркем Казаннан Мәккәгә туры рейс белән 20 августта очачак.

2017 елның хаҗын оештыруга багышланган телекүпер вакытында "ДУМ РТ ХАҖ" рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис Вахитов быел хаҗга барырга теләүчеләрнең бик күп булуын хәбәр итте.

Шунлыктан Татарстан өчен квота 500 гә арттырылган һәм 1700 кешегә хаҗ кылырга мөмкинлек тудырылган. Әмма бик күп кешеләр алай да хаҗга бара алмый калган һәм киләсе елга язылган. Быел квоталар Россия һәм Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөньядагы илләр өчен арттырылган. Кытай, Индонезия һәм Төркия мөселманнары инде изге җирләргә барып җитеп урнашкан.

Татарстаннан хаҗ кылучы иң яшь хаҗига 11 яшь. Өлкәннәр арасында 88 яшьлек хаҗилар да бар. Хаҗиларның 30 проценты - 40 яшькә кадәрге яшьләр. Татарстан хаҗиларының 10 процентын хаҗга беренче тапкыр гына бармый.

Россия буенча 20500 кеше хаҗ кылырга әзерләнә. Гомумән алганда, Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы тарафыннан Россиягә быел өстәмә 3 мең урын бирелгән.Россиядә хаҗга юлламалар иң арзаны булып исәпләнә.

Быел хаҗиларны озатып йөрү өчен 12 табиб, шул исәптән кардиолог та каралган. Барлык хаҗилар да прививкалар ясатты. Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗилар өчен укулар оештырылды. Теологлар һәм имамнар лекцияләрдә Согуд Гарәбстаны законнарын, хаҗиның вазифаларын һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе