
“Хаҗ ул, мөселманнар өчен тормышларындагы иң мөһим сәфәр. Әгәр кешенең мөмкинлеге булса, ул гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш”, - дип билгеләп узды мөфти. Аның сүзләренә караганда, махсус дәресләрдә хаҗ кылу тәртипләрен аңлаталар, чөнки хаҗны дөрес итеп кылу мөһим.
Һәр мөселман хаҗы кабул булуны тели. “Хаҗ сәфәренә чыкканчы, аның тәртипләре белән танышырга кирәк: ул ничек уза, нинди гыйбадәтләрдән тора... Хаҗга барырга гына түгел, аны дөрес итеп узарга да кирәк. Хаҗ сәфәре вакытында үтәлергә тиешле 23 шарт бар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте боларга зур игътибар бирә”, - дип сөйләде Камил хәзрәт. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.