Башта балалар очкычта изге Мәккә шәһәренә очтылар. Очкычта аларга Изге Мәккә шәһәре һәм хаҗ гыйбадәте турында видеофильм күрсәтелде. Аннары балалар кунакханәгә урнашты, тамак ялгады.
Малайлар госел коенып ихрамга керделәр. Хаҗ төркемен шәһәрнең “Ихлас” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әшрәпов җитәкләде. Аның җитәкчелегендә балалар тәваф кылды, ике рәкәгать духа намазы укыды, зәм-зәм суы эчте, сәгый кылды.
Балалар Гарәфә тавы макетына килеп анда дога-теләкләрен язган кәгазь кисәкләрен ябыштырып калдырдылар. Мөздәлифә үзәнлегендә таш җыйгач, Минага килеп шайтанга таш ату, корбан чалу йолаларын үтәделәр һәм чәчләрен кыскартып ихрамнан чыктылар.
Соңыннан хаҗны белү буенча викторина үткәрелде, балаларга Кәгъбәтуллаһ макеты ясалган сувенирлар бүләк ителде, алар тәмле пицца белән сыйландылар. Бәйрәмдә йөзгә якын бала катнашты. Клуб җитәкчесе Ләйсән Әхмәтшина әйтүенчә, мондый чаралар Яр Чаллы мәчетләрендә инде берничә ел үткәрелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык