Кыргызстанда хаҗ кылучылар өчен мобиль кушымта эшли башлады

“Әлеге кушымтада хаҗи турында бөтен мәгълүмат та бар. Ул үзен кайсы исемлектә, чиратта ничәнче булуын күрә ала. Анда очып китү һәм очып кайту вакыты, рейс номеры һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегендәге кунакханә атамасы да бар. Хаҗи монда шулай ук үзенең җитәкчесен, аның телефонын таба ала”, - дип сөйләгән Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Әкимҗан Эргәшев.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 03. Фото:https://ru.sputnik.kg

Әлеге кушымта теркәлү системасын да җиңеләйтәчәк. Бу бигрәк тә Кыргызстанның ерак районнарында яшәүчеләр өчен уңайлы. Хәзер теркәлү өчен башкалага барырга кирәк булмаячак. Мобиль кушымта ярдәмендә шулай ук барлык чыгымнарны капларга мөмкин. Тагын шунысы яхшы: телефоныңа хаҗга китү белән бәйле мәгълүмат үз вакытында килеп торачак, дип яза Ислам.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе