Казанның "Ярдәм" мәчетендә гает намазында 6 меңнән артык мөселман катнашты (ФОТО)

Бүген Татарстанда Корбан гаете билгеләп үтелә. Республиканың барлык мәчетләрендә гает намазы укылды. Шунысы күзгә ташланды: быел иминлек мәсьәләләренә шактый зур игътибар бирелгән иде. Казанның "Ярдәм" мәчетендә бәйрәм намазын һәм гает хөтбәсен бу мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтов укыды. Намазга кеше күп килде, мәчет эченә барысы да сыймады. Гает намазын бер өлеше тышта укыды.Гомумән алганда, гает намазында 6 меңнән артык мөселман катнашты.

Читайте также
2017 Сен 01. Фото:Данис Касыймов

Мәчетнең фарз залы иртәнге намазга килүчеләр белән үк шыгрым тулы иде. Коридорлар да тулгач, халык урамда җыела башлады. Намазлыкларын чирәмгә җәеп, гает намазын укыр өчен, үзләренә урын җайлый башладылар. Урамда мөселманнар мәчетнең имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин җитәкчелегендә гыйбадәт кылды. Иртәдән үк мәчет Коръән аһәңнәренә, мәчет каршындагы Коръәнне өйрәнү үзәгендә белем алучы шәкертләрнең авазларына күмелде.

Мөселманнар, тәкъбир әйтеп, кояш чыкканнан соң, ярты сәгать узгач, гает намазы укыды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Күңелләргә үтеп керә торган тәэсирле вәгазьне, бәйрәм намазын һәм гает хөтбәсен бу мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтов укыды. Боларның барысыннан да алда Фәнис хәзрәт Миңгәрәев Аллаһы Сөбеханәкә Тәгаләдән бәрәкәт, сәгадәт, игелек сорап, озак кына дога кылды. Һәр барчабызга мал-мөлкәтне хәерле рәвештә табуыбызны, тапкан мал-мөлкәтләрдән тиешле өлешләребезне чыгарырга, насыйп итүне сорады. Кешеләрне шатландырып, аның әҗерен күрергә, корбаннар чалып, аннан авыз итәргә, шушы гамәлләрнең бәрәкәт китерүен теләде.

Бәйрәм вәгазе Корбан гаете фазыйләтләренә, Корбан бәйрәменең килеп чыгышына багышланган иде. Анда Корбан гаетенең кешеләрне берләштерүе, мөселманнарның, чистарынып, пәкъланып, Аллаһы Тәгалә хөрмәтенә һәм Аның ризалыгын өмет итеп, мәчетләргә килүе бәян ителә. Һәрберебез өчен Корбан бәйрәменең котлы һәм олы бәйрәм булуы әйтелә. Исламның биш баганасының берсе булган хаҗ гамәлен кылуга зур игътибар бирелә, Аллаһының берлегенә һәм барлыгына иман китерү, хаҗда кылган догалар нәтиҗәсендә бәрәкәт килүе турында сөйләнә.

Быел Корбан гаете изге җомга көненә туры килде. Мөселманнар аны тәкъбир әйтеп каршы алды.

Раил хәзрәт Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Аллаһы Тәгаләгә корбаннарның йоны да, каны да ирешми. Аңа безнең изге гамәлләребез һәм чын ниятләребез генә ирешә.

Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкъбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты."Ярдәм" мәчетендә корбанлыкларга заявка биргән мөселманнар аларны Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчете янында махсус җиһазланган урыннарда чалдыра алды.Анда итне чабып та, кисәкләргә бүлеп тә бирәләр.Үзләре килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләргә өйләренә дә илтеп бирәләр.

Римма Гатина.


Сен 22
Сен 22
Сен 22
Сен 21
Сен 21
Сен 21
Сен 20
Сен 20
Сен 19
Сен 19
Сен 19
Сен 19
Сен 18
Сен 18
Сен 18
Сен 15
Сен 15
Сен 14
Сен 14
Сен 13

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе