“Бөтен җирдә Казанны Россиядәге ислам дөньсы башкаласы буларак кабул итүләре сөендерә”, - дигән Д.Фәттахов.
Ул шулай ук Казан дини туризм юнәлешен үстерә алачак дигән фикер дә әйткән.
“Берничә юнәлеш, шул исәптән, ислам туризмы да бар. Моның кебек проектларның ничек эшләвен күреп торабыз, әле юлның башында гына без. Без дә башкалар кебек эшли алабыз. Бу дини туризм белән кызыксынучылар санын арттыруга да кагыла”, - дигән Д.Фәттахов.