Гарәп телендәге әлеге Коръән хәзер “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы типографиядә басыла. Типографиядә бу эш өчен Альберт Федоров дигән белгеч җаваплы.
Гадәти Коръән бер томнан торса, Луи Брайль системасындагы Изге китап 6 томнан тора. "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар тәмамлангач, алга таба белем эстәүне дәвам итәр өчен, 6 томлык Коръән бүләк ителә.
Үз вакытында "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова мондый Коръәннәрне хаҗ кылырга баргач, алып кайта.
Бу хакта Татарстанның Башка казые Җәлил хәзрәт Фазлыев болай дип сөйләде.
- 1996 елны Мәликә ханым белән хаҗга бардык. Без хаҗ кылабыз, хаҗ авыр шикелле. Шунда ул: "Менә Гарәбстанда сукырлар укый торган Коръән бар икән, шуны табарга иде ди. Ул хаҗ да кылды, шуны тапты да, алып та кайтты. Хәзер менә монда да оештырды.
Болгардагы "Коръән музее" Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесендә урнашкан. Музейның төп залында республиканың “Яңарыш” фонды заказы буенча эшләнгән, Гиннесслар рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръән урнаштырылган. Коръәннең киңлеге – 1,5 метр, биеклеге – 2 метр, ул 632 биттән тора, авырлыгы – 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.дан гыйбарәт.Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды.
Күрмәүчеләр өчен Брайль язуында басылган 6 томлык Коръән исә Болгардагы музейның аскы катында эшли торган эскпозициядә урын алды.
Римма Гатина.