Бүген Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күңелләрдә өмет, алдагы көнгә ышаныч тудыра торган чираттагы ике атналык курслар башланып китте. Бу юлы тернәкләнү узарга дип коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы һәм Даун синдромлы кешеләр килде.
Билгеле булганча, “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен курслар уздырыла. Аларның үзенчәлеге шунда: биредә беркемне дә дине буенча да, милләтенә карап та, яшенә багып та, аерып карау юк.
Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова бу хакта үзе болай дип сөйли. “Без барлык кешегә дә ярдәм итәргә телибез, курсларга барысын да кабул итәбез. Беркемне дә кире борганыбыз юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да бер төсле, ә Аллаһ – бер ул. Шуңа күрә бернинди дә аерма булырга тиеш түгел. Безнең тернәкләндерү үзәгенең максаты да кешеләргә тормыш мәгънәсен табарга ярдәм итү бит инде. Алар да, аякларына басып, башкаларга ярдәм итә алсын. Кешеләргә яхшылык эшләсәң, бу яхшылык синең үзеңә кире әйләнеп кайта”, - ди ул.
Шушы ике атна дәвамында курсантлар белән тәҗрибәле белгечләр эшләячәк. Алар, монда белем һәм тормышта кирәк булган күнекмәләрне үзләштереп кенә калмыйча, спорт чараларында катнашачак, экскурсияләргә барачак. Теләге булганнар компьютерда да эшләргә өйрәнәчәк. ДЦП диагнозлы кешеләрнең кул чуклары язылып китсен, бармакларының тоемлау сәләте артсын өчен, кул эшләре белән шөгыльләнә алачак. Шулай ук әхлак дәресләре, дөнья диннәре тарихы, медицина хезмәткәрләреенең лекцияләре булачак, юристлар хокук мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Әлеге курслар алар өчен ниндидер бер “коткару әйләнәсе” кебек. Алар биредә үзләре кебекләр белән аралаша, дуслар таба һәм үзләренең кемгәдер кирәк икәнлеген аңлый. Бу юлы “Ярдәм”дәге курсларга Башкортостаннан култык таяклары һәм коляскада йөрүчеләрдән торган зур гына төркем килгән. Егет-кызлар барысы да шат күңелле, спорт белән актив шөгыльләнә һәм кыяларга кадәр менәләр икән. Кул эшләрен әйтеп тә торасы юк, алар үзләре теләсә кемгә мастер-класс уздыра алырлык.
Казаннан берничә ана үсеп буй җиткән ул-кызларын курсларга алып килергә булган. Язмыш аларны шактый сынаган: араларында Даун синдромлылары бар. Аналар бирешми: балаларын кеше арасына алып чыгарга тырыша. Үзләренең “Теремкәй” дигән төркемнәре бар, зур чаралар уздырганда исәп җитмешкә җитә икән. “Болыткай” дигән матур атамалы театрлары бар. Бию, керамика һәм рәсем ясау белән шөгыльләнергә яраталар.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондын якыннан белгән, хәзер курсларга килергә уйлаган ирле-хатынлы Тимур белән Диана үзләренең дусларын да биредәге чараларга тарта. “Дусларыбыз мөселман түгел, әмма “Ярдәм”дәге социаль эшчәнлек алар өчен ят түгел. Безгә монда бик рәхәт”, - ди алар.
Ике атналык дәвалау һәм белем алу курслары 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Римма Гатина.