Бу санда:
1) "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды рәсми теркәлгәнгә апрель аенда 10 ел тулды (Кызыклы фактлар, тарихи сәхифәләр, кунаклар фикере)
2) Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондында узды (“Безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк кешенең игътибарын дингә җәлеп итү”, - ди федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин.
3) "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" Коръән уку бәйгесе. (Дини, рухи тәрбияне яшьтән бирүнең никадәр нәтиҗәле булуын без апрель башында Казанның “Мәрҗани” мәчетендә узган Коръән бәйгесендә аңлап кайттык).
4) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибәте имамнары белән очрашты (Очрашуда хәзрәтләр мөфтигә сакал йөртүгә, җомга намазы алдыннан вәгазьләрне рус телендә сөйләүгә, мәчетләр янында автомобиль кую урыннарын көйләү, намаз вакытларын билгеләүгә, мәчетләр төзүгә кагылышлы, фикһ (ислам хокукы) белән бәйле сорауларны җиткерделәр).
5) Апрель аенда “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен курслар узды (Курсларга килүчеләрнең күбесе өлкән яшьтә инде. Ислам диненә кагылышлы белемнәр алу, намаз укырга өйрәнү аларга җан тынычлыгы биргән).
6) "Имам сүзе" сәхифәсе (имам Фәнис хәзрәт Миңгәрәев).
Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Сезнең өчен апрель аена әзерләгән видеожурналыбыз менә шушы иде. Мин сезнең белән саубуллашам һәм Рамазан аенда “Ярдәм” мәчетенә ифтарларга чакырам. Ифтар вакытында булышырга теләгән волонтерларны да үзебездә көтеп калабыз. Ә инде үзегез “Ярдәм”дә авыз ачтырырга телисез икән, хәзердән үк фондка килеп язылырга була. Әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.