“Ярдәм” хәйрия фондында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча курслар башланды

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.

Читайте также
2018 Июл 01. Фото:Данис Касыймов

Бүген – 1 июльдә - “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен укыту-дәвалау тернәкләндерү курслары башланды. Әлеге курслар РФ Президенты гранты һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары исәбеннән финанслана.

Бүген курслар башлануга багышланган җыелышта “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар Рәфкат улы Баязитов, фондның укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, укытутучылар һәм тернәкләнү узучылар катнашты.

Бер айлык укыту-дәвалау тернәкләндерү курсларына Самара, Иркутск, Ставрополь, Ульяновск, Киров, Оренбург, Омск өлкәләреннән, Пермь, Краснодар крайларыннан, Башкортостан, Мари Эл, Удмуртия, Дагыстан, Чечня Республикаларыннан, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 45 кеше килде.

Билгеле булганча, июнь башында Казанда күп еллардан бирле эшләп килүче “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын отты. Татарстаннан тәкъдим ителеп, җиңү яулаган 58 проект арасында “Ярдәм” хәйрия фондына бирелгән грант - иң күләмлесе.

“Ярдәм” хәйрия фонды өчен зур шатлык, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эшне тагын нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлекләр арта. “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган грант проекты, бер елга исәпләнеп, 2018 елның 11 июненнән эшли башлады.

Грант бирелгәннән соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр укыту-тернәкләнү курсларына беренче тапкыр бүген җыелды. Курслар 30 июльгә кадәр барачак. Проект тәмамланганчы, 2019 елның сентябренә кадәр 5 төркем җыелып, 225 кеше белем бирү һәм тернәкләнү курсларын узарга тиеш. Ил күләмендә бу бик зур сан түгелдер дә. Әмма кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнарның бөтен ил буенча килүләрен һәм аларга биредә шәхес итеп карауларын, зур ярдәм күрсәтелүен исәпкә алырга кирәк.

“Ярдәм” хәйрия фондында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эш 2000 нче еллар башыннан алып барыла. Әлеге эш Левченко бистәсендә башланып киткән иде. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы яңа заманча үзәк 2013 елда ачылды. Бу еллар эчендә тернәкләндерү курсларында 10 меңнән артык кеше дин гыйлеме алды, Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, аш-су әзерләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәнде, психологик ярдәм алды, иң мөһиме – бу тормышка өметен югалткан кешеләр киләчәккә ышаныч белән карый башлады.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проектны тормышка ашырып, без күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә белем бирәчәкбез, аларны медицина һәм психологик яктан тернәкләндерәчәкбез, җәмгыятьтә җайлашырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтәбез. Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәтәчәкбез.

Уку-укыту программасына кертелгән һәр предметның, дәресләрнең, консультацияләрнең үз максаты бар. Шушы дәресләрне үзләштергәннән соң күрмәүче һәм начар күрүче кеше нинди белемнәргә, нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш? Моны тернәкләндерү үзәге укытучылары, үзәккә килеп медицина лекцияләре укучы табиблар, юридик консультацияләр бирүче юристлар ачык күзаллый.

“Ярдәм” фондының укыту-тернәкләндерү үзәге тарафыннан шулай ук экскурсияләр һәм спорт чаралары, йорт эшләренә өйрәтү, юридик ярдәм күрсәтү дә каралган. Күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне паркларга, мәдәни чараларга алып чыгып, сәламәт кешеләргә җәмгыятьтә мондый кешеләр барлыгын да күрсәтергә телибез. Казан шәһәрендә банерлар урнаштырып, әйләнә-тирәбездә әле безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын да искәртү теләгебез.


Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26
Дек 25
Дек 13
Дек 08

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе