"Ярдәм" хәйрия фондында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект эшли башлый

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен белем бирү, тернәкләндерү һәм тернәкләндерелгәннән соң кирәк булган чараларны үз эченә ала. Алар – Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәтү; махсус «Jaws» программасы нигезендә компьютерда эшләргә өйрәтү; психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү; мәдәни программа һәм экскурсияләр; спорт чаралары; тирәлектә җайлашырга өйрәтү; йорт эшләренә өйрәтү; юридик ярдәм күрсәтү; тернәкләнгәннән соң ярдәм итү; күрмәүчеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм булышлык итү.

БӘЙЛЕ
2018 Июн 13

2018 елның 14 июнендә иртәнге сәгать унбердә (11.00) “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгенең конференц-залында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект башлануга багышланган матбугат очрашуы була. (Казан шәһәре, Серов урамы, 4а йорты).

Матбугат очрашуы үткәрүнең төп максаты – күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләрне тернәкләндерү һәм аларны тормышка әзерләү турында күбрәк мәгълүмат тарату.

Агымдагы елның 1 июнендә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесендә җиңеп чыкты.

Татарстаннан җиңү яулаган социаль яктан әһәмиятле 58 проект арасында “Ярдәм” хәйрия фондының “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган проектына бирелгән грант – иң зурысы.

Проектның максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең хәл итәсе мәсьәләләренә җәлеп итү бурычын куя.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект рәсми рәвештә 2018 елның 11 июнендә башланып китте һәм 2019 елның 19 сентябрендә тәмамланачак. Шушы чорда барысы 5 төркемдәге 225 кешегә белем биреләчәк. Беренче төркем өчен белем бирү-дәвалау тернәкләндерү курслары 2018 елның 1 июленнән 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен белем бирү, тернәкләндерү һәм тернәкләндерелгәннән соң кирәк булган чараларны үз эченә ала. Алар – Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәтү; махсус «Jaws» программасы нигезендә компьютерда эшләргә өйрәтү; психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү; мәдәни программа һәм экскурсияләр; спорт чаралары; тирәлектә җайлашырга өйрәтү; йорт эшләренә өйрәтү; юридик ярдәм күрсәтү; тернәкләнгәннән соң ярдәм итү; күрмәүчеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм булышлык итү.

Матбугат очрашуында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Фәтхерахман улы Исмәгыйлев, “Ярдәм” милли хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова, Казан мэриясе вәкилләре һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектын тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер партнерларыбыз катнаша. Матбугат очрашуында катнашучылар “Ярдәм” хәйрия фонды эшчәнлеге, проектны тормышка ашыруның нечкәлекләре турында сөйләячәк, шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе