
Бүген ачылыш тантанасында «Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова курсларга килүчеләрне Рамазан белән котлады. Бу изге айны җиңеллек белән үткәрергә чакырды. Әлеге айның сынаулар ае булуын билгеләп үтте. Аны фетнәләргә, бер-береңә үпкәләп йөрүләргә әрәм итмәскә чакырды. "Әгәр сез уразаны Аллаһы Тәгалә кушканча тотасыз икән, Аллаһы Тәгалә әҗерен бирә", - дип, бу айны гыйбадәттә үткәрергә чакырды.
Курсларга килүчеләр "Ярдәм" мәчетендә уздырыла торган ифтар мәҗлесләрендә катнашачак. Рамазан аеның бөтен матурлыгын күрә алачак.
Курслар бер ай дәвам итәчәк. Курс кысаларында күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә зур программа тәкъдим ителә. Әле Коръәнне бик үк шома укымаучылар күнекмәләрен камилләштерәчәк. Коръән уку кагыйдәләрен (тәҗвид) гамәлдә ныгытачак. Моннан тыш, күрмәүче шәкертләргә компьютер, фикһ, гакыйдә, сира, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү дәресләре керәчәк. Начар күрүчеләрнең Коръән укырга өйрәнү буенча үз системасы бар. алар да белем һәм күнекмәләрен ныгытачак. Рус Брайлен өйрәнергә теләүчеләр дә бар. Эш шунда: гарәп Брайлендә Коръән укырга өйрәнү өчен, башта Рус Брайлен өйрәнергә кирәк.
Шәкертләрнең тулай торакта яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, ике якка да юл чыгымнарын “Ярдәм” ислам милли хәйрия фонды күтәрәчәк. Курслар тәмамлангач, укуда аеруча уңышларга ирешкән шәкертләргә Брайль системасындагы Коръән китаплары биреләчәк.