Мәликә ханым Гыйльметдиновага туган көнендә хәерле гомер, игелекләр кылу юлында туган сынауларга бирешмәвен, бу юлда Аллаһы Тәгаләнең көч-куәт бирүен, һәр туган көнгә шатланып яшәвен теләп калабыз.
Күрмәүчеләр өчен “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге - БДБда бердәнбер
Күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге Татарстан һәм Россия күләмендә генә түгел, БДБ илләрендә һәм якын чит илләрдә дә билгеле. “Ярдәм” үзәге белән олы җанлы Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелек итә. Ул - бөтенләй күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне, ишетмәүчеләрне һәм күрмәүчеләр-ишетмәүчеләрне тернәкләндерү, белем бирү буенча уникаль методикалар эшләгән белгеч. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең хәдисеннән күренгәнчә, гыйлемгә омтылу - һәр мөселманның өстендә булган бурычы.
Әлеге үзәк күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү өчен махсус төзелгән. Монда читтән килүчеләр өчен тулай торак та, курслар узучылар өчен дәвалау һәм массаж кабинетлары да, компьютер һәм уку сыйныфлары да, китапханә дә, мини-типография дә бар. Күрмәүчеләр өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган: “тавышлы” лифтлар йөреп тора, коридорларда тотынып йөрер өчен махсус тоткычлар ясалган, намаз укый торган фарз залларында келәмнәр начар күрүчеләр өчен махсус сары сызыклар белән ясалган. Белгечләр әйтүенчә, күз күреме начарланган кешеләрнең иң соңгы күргән төсе сары төс була икән. Бу урында шунысын әйтеп китәргә кирәк: кояш яктысын күрүдән мәхрүм калганнар үзләрен “сукырлар” яки “инвалидлар” дигәнне яратмый. Миңа калса, әлеге сүз аларны кимсетә.
“Бер-беребезгә терәк булыйк!”
Күпләр әле белмидер дә, бәлки белүчеләр дә бардыр: "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге үз эшчәнлеген Левченко бистәсендәге ике катлы агач "Сөләйман" мәчетендә башлап җибәргән иде. Анда кайчан барма, умарта күче кебек, халык гөҗ килеп торыр, Мәликә ханым Гыйльметдинованы күреп сөйләшер өчен, кеше чират торыр иде. "Ярдәм"дәге кебек заманча җиһазлар, компьютерлар, типография дә, массаж кабинетлары да юк әле ул чакта. Искә төшерәсең дә, мәчетнең имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды тормышка ашыра торган проектларның кураторы, Татарстан мөфтиенең социаль проектлар буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә ике катлы агач бинада шундый шартларда да нинди зур эшләр башкарылган, дип хәйран каласың.
Күптән түгел генә Швеция университетларының берсендә Россиядәге Ислам торышына багышланган конференциядә АКШ галимәсе Лилия Кәримова тернәкләндерү үзәгенең нәкъ менә шул еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр эшчәнлеген чагылдырган чыгыш ясаган. "Конференциядә катнашучыларны Коръән укыган күрмәүче малай фотосурәте тетрәндерде", - дип язган иде ул безгә. Әле башлап кына җибәргән чакларны искә төшереп, Мәликә ханым: "Курслар тәмамланганда өләшер өчен, элек китапларны кулдан язып утыра идек. Ә хәзер начар күрүчеләр өчен дә, Брайль буенча китаплар да “Ярдәм” фонды карамагындагы типографиядә басыла", - дип сөйли.
Узган гасырның туксанынчы еллар ахырында башланып киткән тернәкләндерү курсларында меңләгән кеше дин гыйлеме алган, Луи Брайль системасы ярдәмендә Коръән укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, аш-су әзерләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәнгән, психологик ярдәм алган, иң мөһиме – бу тормышка өметен югалткан кешеләр киләчәккә ышаныч белән карый башлаган. Бу кешеләргә күз саласың да, Аллаһы Тәгаләнең зур сынау бирүен аңлыйсың. Әмма маңгай күзләре күрмәсә дә, күңел күзләре - ачык, күңелләре күтәренке аларның. Курслар тәмамлангангач, бүләккә Л.Брайль системасы буенча эшләнгән Коръән алып кайтып китү – үзе бер шатлык.
Кайчандыр Мәликә ханым Гыйльметдиновада белем алган, Коръән укырга өйрәнгән шәкертләр үзләре, мөгаллимнәр булып җитешеп, “Ярдәм” үзәгендә белем бирә. Ингушетиядә, Дагыстанда, Казахстанда, Кыргызстанда, Чувашиядә, Башкортостанда, Мари Элда һәм Россиянең башка бик күп шәһәрләрендә күрмәүчеләрне укытучылар Мәликә ханым эшләгән методик ярдәмлекләрне куллана. Алар аны “күрмәүче мөселманнарның әнисе” дип атап йөртәләр.
2016 елда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, күрмәүче кешеләр өчен курслар оештырудан тыш, халыкның якланмаган башка катламнары өчен курслар уздырырга алынды. Арбада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлылар өчен - “Бер-беребезгә терәк булыйк” дип аталган курслар, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен дә курслар эшләде.
М.Гыйльметдинова тарафыннан ишетмәүчеләр өчен “Ислам нигезләре” курсын укытуның махсус методикасы эшләнде. Монда шуны әйтеп китү мөһим: мәчеттә һәр җомгада ишарәләр теле белән вәгазьләр бара. Ул Россиядә шундый бердәнбер мәчеттер, мөгаен. Бу кешеләр өчен курслар уздыру Фондның социаль һәм хәйрия эшчәнлеген киңәйтте. Ә иң мөһиме шунда – әлеге курсларның җәмәгатьчелеккә бик кирәк икәнлеге ачыкланды. Биредә күпләр үзләренә фикердәшләр, дуслар, сердәшләр тапты.
“Ярдәм” фонды Теләче районының Иске Җөри авылында тәрбиягә алынган балалар өчен ике йорт сатып алды. “Гаилә учагы”ндагы 10 балага Мәликә ханым Гыйльметдинова олы җанлы, ихлас йөрәкле, киң күңелле әни булды. Максат изге – төрле авырулардан интегүче бу балаларны аякка бастыру, тормыш итәргә өйрәтү. “Гаилә учагы”нда моның өчен барлык шартлар да бар: релакс һәм массаж бүлмәләре эшләп тора, белгечләр яшьтән какшаган психиканы рәткә салу өчен көч куя.