Шуны да әйтик, быелгы сайлауларда шәһәрнең имамнар составы үзгәрмәде. Алар бу савапны эшне алдагы елда да дәвам итәчәк.
Яңа срокка вәкаләт алган имамнар үз чиратында шәһәр имам-мөхтәсибен сайладылар. Җыелышка бу уңайдан мөфти хәзрәт тәкъдимен Мансур хәзрәт җиткерде. Бу вазыйфага кабаттан Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тәкъдим ителде. Имамнар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады һәм аны яклап бердәм тавыш бирде. Аннары җыелыш биш кешедән мөхтәсибәт Шурасы һәм өч кешедән ревизия комиссиясе составларын сайлады. Шуның белән ул үзенең эшен тәмамлады.
Имамнар җыелышы барган арада ифтарга җыелган халыкка “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов эчтәлекле вәгазь сөйләде. Мәҗлескә килүчеләрне мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләде, Аллаһы ризалыгы өчен булган ошбу гыйбадәтне үтәүдә шәһәрдәшләребезгә җиңеллекләр теләде. Алар шулай ук Әлфәс хәзрәтне имам-мөхтәсиб итеп сайлану, ә имамнарны шаһәдәтнамә алу белән котладылар.
Ахшам намазыннан соң авыз ачу мәҗлесе булды, дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтеннән.