Яңа укыту-тернәкләндерү курсы күрмәүчеләрне Аллаһы Тәгалә юлында берләштерер дип ышанабыз - И.Баязитов

Күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар башланды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 04. Фото: yardem.ru

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп: "Без бергә алып барган эшчәнлек социаль хезмәт итү булып тора. Аның өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан Кыямәт көнендә, һичшиксез, әҗерен бирәчәк. Мин укытучыларга һәм тәрбиячеләргә сабырлык телим. Без бу юлы курска укыту-тернәкләндерү үзәгендә әле бөтенләй булмаучыларны җыйдык. Яңа курс аларны Аллаһы Тәгалә юлында берләштерер, алар курсларда намаз укырлык мөселманнар булып җитешер дип ышанабыз. Аллаһы Тәгалә аларның йөрәкләрен ачсын, иманнарын ныгытсын. Бу аларга ике дөнья бәхетенә ирешергә ярдәм итәчәк”, - диде.

Курсларның беренче көнендә укыту-тернәкләндерү үзәге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова шәкертләрне дәресләр расписаниесе, туклану графигы һәм үзәкнең эчке тәртипләре белән таныштырды.

“Хөрмәтлеләрем минем, безнең алда зур бурыч тора. Бер минут вакытны да әрәм итмичә, бер айлык курслардан мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тырышырга кирәк. Безнең тәҗрибәле укытучыларыбыз һәм үзәк хезмәткәрләре сез үзегезне уңайлы хис итсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшли. Әмма сезгә дә, үз чиратыгызда, игътибарлы булырга һәм укытучыларның әйткән сүзләрен тыңларга кирәк”, - диде Мәликә ханым.

Үзәк мөдире урынбасары Фирая ханым Таһирова курсларга йөрүчеләрнең сәламәтлеге өчен җавап бирә. Ул шәкертләрне режимны сакларга, яхшылап йокларга һәм тукланырга чакырды, массаж кабинеты эшчәнлеге белән таныштырды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе