
Хәдис:
“Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен генә белергә тырышырга тиешле белемгә, фәкать дөнья максатларын гына тотып өйрәнгән белемгә фәкать дөнья максатларын гына тотып юнәлгән кеше җәннәт хуш исләрен татымас (Әбү Дауд риваять иткән).
Монда искә төшерергә тиешле булыр. Әгәр дә кешеләр, бер Аллаһ ризалыгын өмет итеп, теге яки бу дини бурычларны үтәгәндә ихласлылык күрсәтсәләр, Аллаһы Тәгалә шундый ихлас бәндәләрнең әҗерен олуг кылыр. Хәтта читтән алар бик кечкенә кебек күренер. Шул вакытта аларның савапларын зур итеп кылыр.
Шулай итеп, гамәлләрнең өстенлеге күңелдә сакланучы иманның дәрәҗәсе, аларның Аллаһның олылау дәрәҗәсе белән билгеләнә. Икенче яктан караганда, без ихлассыз һәм тугърылыксыз дини бурычларны үтәүнең һич тә кыйммәтлелеге юк икәнлеген һәм бүләкләнмәвен күрәбез. Алай гына түгел, шушы рәвештә гыйбадәтләрен кылган бәндәләргә Аллаһның куркытуы кагыла. Хәтта алар бик мөһим эшләр кылсалар да. Мәсәлән, байлыкларын, мөлкәтләрен хәер-сәдака итсәләр, шәригать хөкемнәрен өйрәнеп, гыйлем алсалар да.