Изге җомга көннәре мөбарәк булсын, кадерле мөселман дин кардәшләребез! Гыйлем алыйк!

Гыйлемгә омтылу – һәр мөселманның өстендә булган бурычы. Бер әйбер бурыч итеп куелган икән, ул нигъмәтләрне һәм дәрәҗәләрне арттыру өчен үтәлергә тиеш. Гыйлем алуның хөкеме ике төрле: Фарыз гайн (һәркем өйрәнергә бурычлы) һәм фарыз кифая (гаиләдәге бер кеше фарыз кифаяны эшләсә, калган гаилә әгъзаларыннан бурыч төшә).

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 18. Фото:islam-today.ru

Фарыз гайнгә тәүхид, гакыйдәне өйрәнү, дөрес итеп гыйбадәт кылырга өйрәнү (моңа ислам хокукы - фикх та керә), кешеләр белән мөнәсәбәтләр кылырга өйрәнү (мөгамәлә). Фарыз кифаяга башта Шәригать гыйлемнәрен тирәнрәк өйрәнү һәм дөньяви гыйлем алу керә.

“Мүҗадәлә” сурәсенең 11 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Ий мөэминнәр, әгәр сезгә мәҗлесләрдә киңлек кылыгыз диелсә, киңлек кылыгыз, кергән кешеләргә урын бирегез һәм хакны сөйләргә вә тыңларга да ирек бирегез, Аллаһ сезгә җәннәттә киңлек кылыр, әгәр таралыгыз диелсә, эшләрегезгә таралыгыз, сездән иман китереп итәгать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр”, - диелә.

Хәдис

Фәкать ике кешедән генә көнләшергә була:

- Кемгә күп байлык бирелә һәм ул аны, бер дә калдырмыйча, Аллаһы Тәгалә юлында сарыф итә.

- кемгә Аллаһы Тәгалә хикмәт (гыйлем) бирә һәм ул кеше Аллаһы Тәгалә биргән гыйлем белән гамәл кыла һәм аны башкаларга тапшыра.

Хәдис.

Гыйлем эзләп йөргән кешенең юлын Аллаһы Тәгалә җәннәткә җиңеллек белән керү сәбәбе итеп кыла.

Әгәр алган белемнәре башкаларга тапшырылмаса, кыямәт көнендә галим кешеләр авызында утлы авызлык булыр.

Хәдис.

“Кеше үлгәч, аның барлык гамәлләре туктатыла. Өч төрле искәрмәдән башка.

- Сәдакаи җәрия. Ягъни кеше үлсә дә, башкалар аның эшләре белән файдалана.

Берәү кое казыды исә, аннан башкалар да файдалана. Күпер салды исә, аннан кешеләр йөри. Мәчетләр салдырып калдыру, чишмә чистарту да шуңа керә.

- Ул гыйлем калдыра (китап язамы яки укучыларны өйрәтеп калдырамы).

- (Үзе өчен дога кылучы) изге балалар калдырса.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе