Изге җомга көннәре мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләр! Аллаһы Тәгалә ризыгыбызны киң итсен

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм вә рахмәтүллааһи вә бәракәәтүһ. Дөнья – мәктәп. Аллаһ Раббыбыз – Тәрбияче һәм Укытучы. Без барыбыз да Аннан дәрес алучылар. Аллаһ Раббыбыз хикмәт белән һәркөн Үзенең колларына дәрес бирә, бу болганчык дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә.

БӘЙЛЕ
2022 Ноя 22

Без – дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп, Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ хозурына кайтырга тиешбез. Беркем дә – баймы ул, ярлымы, зур дәрәҗәлеме, түгелме – җанны үзе теләгән кадәр үзендә тота алмый, Аллаһка кайтарырга тиеш.

Җаннарыбызны, кальбләребезне пакьләр өчен безгә Ислам дине бирелде. Бүген дин тотарга, дини белем алырга мөмкинлекләр күп. Әмма без, кызганыч ки, гафиллектән чыгарга ашыкмыйбыз, гөнаһ кылудан чирканмыйбыз. Пәйгамбәребез ﷺ: «Хәрам юл белән кергән бер сум акчадан баш тарту мең сум сәдака бирүдән хәерлерәк», – дигән иде.

Бүген күбебез, нинди юл белән килүен уйламыйча, мал җыю белән мәшгуль. Барыбыз да байлык туплау марафонына чыккан ярышучылар, диярсең. Чабып барганда тын кысылган кебек, кайвакыт Аллаһның нигъмәтләре дә кысылып куя. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иде, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрнең хәлләреннән хәбәрдардер, кемгә күп ризык тиешле, кемгә аз тиешле икәнлекне дә белүчедер». «Шура / Киңәш», 42:27.

(Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазеннән).


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе