Җомга көн - атнаның иң яхшы көне һәм мөселманнар өчен бәйрәм.
"Ий мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! Ләкин мөселманнар җыелып намаз укыла торган җайда, бидгать гамәлләр булмаска, Коръәннән вәгазь сөйләнергә һәм Коръән хөкемнәре йөртелергә тиешледер" ("Җомга" сурәсе, 9 нчы аять).