Исламның сүздә генә түгел, гамәлдә ничек тормышка ашуын күрсәткән видеожурнал дөнья күрде (ВИДЕО)

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының татар телендәге чираттагы видеожурналы яңа гына табадан төште. Анда урын алган вакыйгалар Исламның сүздә генә түгел, гамәлдә ничек тормышка ашуын күрсәтә.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 30. Фото:yardem.ru

Безнең геройлар:

- Россиядә танылган дин әһеле, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе. Мөселман дин галиме, сәясәт фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы Али В.Полосин. «Биредә Исламның асылын аңлыйсың. Без “Әйдәгез, иман китерегез, намазны ешрак укыгыз, зикер әйтегез” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ә монда бернинди чакыруларсыз, Аллаһ ризалыгы өчен кешенең күңеленә үтеп керә алырлык эш алып барыла”, - ди хөрмәтле кунак.

- Наркотикларга бәйле булган кешеләрне тернәкләндерә торган түләүсез өч йөз илледән артык үзәк эшен координацияли торган советны җитәкләүче Епископ Константин Бендас. “Безгә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге бик якын һәм аңлаешлы", - ди К.Бендас.

- Танылган дин әһеле, Азербайҗан дин галиме, танылган Изге Коръән тәфсирен эшләгән Элмир Кулиев Хөрмәтле кунаклар китабында, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм мәчет, дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшчәнлеген югары бәяләп: “Бик күпләр Ислам турында сөйли. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешкәннәр генә, Пәйгамбәребезнең эшен дәвам итеп, Ислам буенча яши. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды проектларын тормышка ашыручылар бүгенге көндә нәкъ менә сөннәтнең гамәлдә ничек үтәлергә тиешлеген ачык күрсәтә", - дип язып калдырды.

- "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге төзелүгә сәбәпче булган танылган шәйх, дингә өндәүче, Япониядәге ислам үзәге лидеры – Нигъмәтулла Хәлил Ибраһим Йорт. Бик танылган булуына һәм бөтендөнья мөселманнары арасында хөрмәт казанган булуга карамастан,шәйх үзенең гадилеге белән таң калдыра. Кешеләр аны изге әүлиягә якынлаштыралар, кабул булган догаларының серен белергә телиләр.Нигъмәтулла шәйх Казанда булганда, "Сөләйман" мәчетенә барып, тагын дога кылып кайтты. Бу юлы "Ярдәм" фонды нинди проектны тормышка ашырырга җыена?

- Саратов өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Рәсим хәзрәт Хуҗиәхмәтов. Ни өчен ул "Ярдәм"гә килеп китүне "салкын сулы мичкәгә" кереп чыгу белән чагыштыра?

Бу хакта һәм "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының башка игелекле эшләре турында - видеожурналда.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе