Илдар Баязитов: “Дөньяда таяныр кешеләр булу – үзе зур бәхет ул” (ФОТО)

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары, “Деловой квартал” журналы версиясе буенча – “Ел кешесе”, “Собака.Ру” журналының “Социаль өлкә” номинациясендә Казанның иң күренекле 50 кеше исәбенә кергән, күп еллар дәвамында күрмәүчеләргә, инвалидларга, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм кулын сузучы хәйрияче Илдар хәзрәт Баязитов якыннары, фикердәшләре янәшәсендә гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 31. Фото:Данис Касыймов

“Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов Коръән аятьләрен укып, дога кылып башлаган күркәм кичәне VIP тамада Айдар Садыйков һәм “Иман” радиосы дикторы Эльвира Ибраһимова алып барды.

“Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә Рәфкать улы Илдарга саулык-сәламәтлек һәм туры юл белән шулай барып, Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә бар икәнлегенә, Ләә иләәһә илләллаһ сүзләренә тугры калып яшәргә насыйп итсен. Һәр барчабызга да киңәшче, Аллаһы Раббыбыз гыйлемнәрне һәм нәсыйхәтләрне колакка салып, һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгалә иман байлыгы, Аллаһы Тәгалә кушкан әмерләргә буйсынып һәм тыйган гамәлләреннән тыелып һәм зур гаилә булып, менә шулай бергәләшеп матур тормыш алып барырга һәм кулга кул-кул тотышып ярдәм итәргә Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга да насыйп итсен”, - диде Раил хәзрәт.

Фотосурәт: Данис Касыймов

Котлауларны Илдар хәзрәтнең дусты һәм фикердәше, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров башлап җибәрде.

“Сезнең кебек кешене тормыш юлыма чыгарган өчен, мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Ул аз сөйләшә, әмма бик күп эшләр башкара. Аның фикердәшләре һәм командасы белән берлектә тормышка ашырган эшләр бик күп кешеләрнең тормышын үзгәртә. Менә монысы бик кыйммәт аның. Чөнки хәзрәтнең эшчәнлеге аша Ислам принциплары тормышка ашырыла. Без моның өчен хәзрәткә бик рәхмәтлебез. “Ярдәм” мәчете һәм фонды аша тарала торган эшчәнлек белән бәйле бу феноменны бәяләр өчен бәлки күпмедер вакыт кирәк булыр. Татар милләте тарихында халык язмышын билгели торган әйберләр бар. Мәсәлән, “Тәрҗеман” газетасы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. “Ярдәм” мәчете дә татар милләтенең язмышын билгеләгән феноменнар белән бер рәттә була алыр иде. Кырык дүрт яшь – ул ир-ат өчен әле бөтенләй дә күп түгел. Хәзрәт әле юл башында гына. Әмма безнең хәзрәт башкарган эшләр гаҗәпләндерә һәм күп кешеләрне рухландыра. Чөнки хәзрәт башкарган эшләр мәхәббәт, җылылык белән сугарылган. Фикердәшләрегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим. Аллаһы Тәгалә бәла-казалардан, хәсрәтләрдән сакласын. Яңа идеяләрне, яңа проектларны тормышка ашыру өчен көч бирсен. Сез бик күп кешеләрнең юлын игелегегез белән яктыртып барасыз”, - дип, Рөстәм Батров Илдар хәзрәткә яңа башлангычларда уңышлар теләде.

Фотосурәт: Данис Касыймов

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров Илдар хәзрәткә Казан мэры Илсур Метшинның котлавын һәм сәламнәрен җиткерде. Алга таба да проектларны бергәләп тормышка ашырырга насыйп итсен дип белдерде ул. И.Метшинның котлавында: “Нәтиҗәле эшчәнлек алып барган еллар дәверендә сез нык мораль принциплы һәм фикерле, ару-талуны белми эшләүче шәхес, сәләтле оештыручы буларак танылдыгыз. Әлеге истәлекле көндә сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез һәм ихластан ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар юлдаш булуын, Казан һәм аның халкының иминлеге өчен алга таба да нәтиҗәле эшләр алып баруыгызны телибез”, - дип язылган иде.

Хәзрәтнең әнисе Сания ханым, күңел түрләреннән чыккан тәбрикнамәләрне җиткереп:

Фотосурәт: Данис Касыймов


“Илдар улым, котлы булсын туган көнең!
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Татып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Сиңа сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның олысын, бәхетләрнең чиксезен телим. Сиңа Аллаһы Тәгалә фирдәвес җәннәтләрен насыйп итсен”, - дип котлады.

Илдар хәзрәт Баязитов җитәкләгән “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды - Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән җитәкчесе Дәүфит Закир улы Хәмәдишин белән тыгыз хезмәттәшлектә. Бу хезмәттәшлек ике якка да яңа башлангычлар өчен этәргеч булып тора. Иректән мәхрүм ителгәннәргә рухи тәрбия бирү һәм алар, иреккә чыккач, тыныч тормышта югалып калмасын өчен, җәмгыятькә яраклашырга булышу Фондның төп бурычы булып тора. Илдар хәзрәт үзенең бу юнәлештәге эшләре белән дә абруй казанган кеше. Бүген аны котларга Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев килгән иде.

“Кайбер кеше белән аз гына вакыт аралашасың, әмма ул кешедән бик күп игелек күрәсең”, - дип, Рафаил Дәүлиев Дәүфит Закир улы Хәмәдишин һәм ул җитәкләгән коллективның Илдар хәзрәт белән дуслыкка ниндидер бер җылылык белән белән каравын билгеләп үтте. “Аның мәчете дә игелек белән тулган, монда фикердәшләрдән торган команда тупланган, аларны эшләренә карап хөрмәтлиләр. Илдар хәзрәт – бик тыйнак кеше, бик үк ачылып китми. Әмма аның күңеле киң”, - диде кунак.

Фотосурәт: Данис Касыймов

Рафаил Дәүлиев Илдар хәзрәтнең туган көненә әзерлек кысаларында Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Геннадий Корниенкога юллама җибәрелүен хәбәр итте. “Мәскәүдәге җитәкчелек безнең фикерне хуплады. 12 мартта – Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре көнендә Илдар хәзрәтне зур дәүләт бүләге көтә. Илдар хәзрәт Баязитов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булып тора”, - диде Р.Дәүлиев. Илдар хәзрәт әлеге министрлыкның “Динамо” спорт җәмгыятенең югары бүләкләренә – истәлек медаленә һәм “Динамо” спорт җәмгыятенең атказанган хезмәткәре” исеменә лаек булды. Р.Дәүлиев шулай ук Дәүфит Закир улы Хәмәдишинның җылы сүзләрен җиткерде. Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды.

Шушы матур кичәдә Илдар хәзрәтне шулай ук “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гимадетдинов, тәрбиягә алган балалары белән “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова, Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы урынбасары Ирек Арсланов, Бохарадан килгән кунаклар, “Ярдәм” милли хәйрия фондының попечительләре, Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” комитеты рәисе Марат Низамов, фикердәшләре, җырчылар, “Ярдәм” мәчете коллективы котлады.

Фотосурәт: Данис Касыймов

Бәйрәм соңында Илдар хәзрәт, күркәм кичәгә килүчеләрне күркәм ислам сәламе белән сәламләп, шундый дуслар булган чакта, бу дөньяларда яшәүләре күңелле булуын билгеләп үтте. “Чыннан да, Аллаһы Тәгалә миңа бүләк ясады: чын кешеләр белән таныштырды. “Сөләйман” мәчетендә эшли башлагач, Аллаһы Тәгаләдән: “Миңа ярдәмчеләр бир. Алар –ярдәмче генә түгел, дуслар булсын”, - дип сораган идем. Хаҗда шулай дип дога кылган идем, хаҗдан кайткач, минем яныма Илһам килде. Мин аңа бергә эшләргә тәкъдим иттем. Ул ризалык бирде. Бергә эшли башлагач, безнең яныбызда фикердәшләр күбәя башлады. Без бүген бу зур чатырда җыелдык”, - диде Илдар хәзрәт.

“Дөньяда таяныр кешеләр булу – үзе зур бәхет ул. Мин командабыздагы һәр кешегә ышанып эш тапшыра алам. “Ярдәм”леләр – үзенә аерым бер төркем инде ул. Чөнки монда үз хезмәтенең киләчәк тормышта файда китерәчәген белгән кешеләр эшли. Инша Аллаһ, без әле бәлки бергәләп гүзәл җәннәт бакчаларында очрашырбыз әле. Алда әле ахырына җиткерәсе эшләр байтак. Кадерле дуслар, сезнең белән бергә без боларның барысын да башкарып чыгарбыз дип ышанам”, - диде Илдар хәзрт Баязитов.

Туган көн мәҗлесе җыр-бию, мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Фикердәшләре, якыннары янәшәсендә Илдар хәзрәт гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе