
Аның фикеренчә, моны һич тә тормышка ашырырга ярамый. Чөнки Россия күп милләтләр яши һәм күп диннәр тотыла торган ил булып тора. Шул ук вакытта анда мөселманнар - тулы хокуклы гражданнар, дип билгеләп үтте Кадыйров. Әгәр дә илдә мәдәни һәм дини гореф-гадәтләр үтәлә икән, ул, чыннан да, җиңелмәс булачак, дип саный башлык. Россиядә дини киемнән йөрүне тыю мәсьәләсе беренче мәртәбә генә күтәрелми.
Бу мәсьәләгә карата кызыксыну Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган сораштыру белән “кайнарланып” китте. Сораштыру нәтиҗәләре 31 гыйнварда басылып чыкты. Ул чакта мәктәпләрдә хиҗапны тыю-тыймау белән бәйле фикерләр икегә бүленде. Хиҗап яклылар да, каршылар да якынча бер үк төрле булды, дип хәбәр итә Ислам-инфо.