Мәүлид кысаларында җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Пәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә.
2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае башланды. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
Бәйрәмне үткәрү урыны: Болгар, “Ак мәчет” (Татарстан, Спас районы, Болгар).
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.