Мөселманнар өчен изге саналган Рамазан ае башланды. Бүген “Ярдәм” мәчетендә беренче ифтар узды.
Ел саен “Ярдәм” мәчете чатырында төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре җыела. Быел көн саен 1200 кешегә өстәлләр әзерләнә.
“Ярдәм”дәге ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе булып санала. Анда инвалидлар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр җыела.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Ураза тотучы кешене ашатырга булышкан кешегә үзе ураза тоткан кебек әҗер языла”, - дигән. Бу хәдис изге Рамазан аенда тырышлык күрсәтергә, ярдәмләшергә һәм игелек эшләүне арттырырга этәрә.
"Ярдәм" мәчетенә ифтарларга рәхим итегез!
Ифтардан фотосурәтләр.