
Бүген “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, “Деловой квартал” журналы версиясе буенча – “Ел кешесе”, “Собака.Ру” журналының “Социаль өлкә” номинациясендә Казанның иң күренекле 50 кеше исәбенә кергән, күп еллар дәвамында күрмәүчеләргә, инвалидларга, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм кулын сузучы хәйрияче Илдар хәзрәт Баязитов туган көнен билгеләп үтә.
“Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы коллективы Илдар хәзрәт Баязитовны туган көне белән котлый. Аның үзенә һәм якыннарына бәхет, сәламәтлек, хәерле гомер, ниятләгән эшләрен тормышка ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.
Һәм хәйрия эше турында Илдар хәзрәт Баязитов сүзләрен китерәбез. “Безнең тормыш - үлчәү бит ул. Менә шуны аңларга кирәк. Мәсәлән, бер җитәкченең оешмасы бизнестан, башка төрле нәрсәләрдән файда күрә. Монда иң беренче чиратта нәрсәне уйларга кирәк? Аңа Аллаһы Тәгаләдән шундый нигъмәт килә. Безнең тормыш – үлчәү, дидек. Аллаһы Тәгаләдән нигъмәт килгәндә, без шуны аңлап, шушы матди керемнәрдән башкаларга – ятимнәргә, гарипләргә өлеш чыгармасак, Аллаһы Тәгалә үлчәүне турайтыр өчен, ниндидер бәла җибәрә. Сәламәтлек ягыннанмы ул, бала бәласеме ул, башка төрле чыгымнармы. Әгәр инде без шуны аңлап, үзебез өлеш чыгара башласак, ятимнәргә булышсак, үлчәүне үзебез турайтабыз. Кеше шуны аңлап, ятимнәргә, инвалидларга булыша башлый икән, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, бәхет, башка төрле нәрсәләр бирә”, - ди хәзрәт.