
Мөселманнар бер ел дәвамында зарыгып көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланырга да күп калмады. Бөтен серлелеге, ниндидер бер рәхәтлеге, күңелләргә шифа һәм тынычлык, эшләгән изге гамәлләребездән алган канәгатьлек хисе белән узып бара ул.
Ураза гаете 15 июньдә билгеләп үтеләчәк. Аны халык Ураза бәйрәме дип атап йөртә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы укыла.
Гает көнне иртән хәллерәк кешеләр фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә, мохтажларга фитра сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.
Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр.
Гаилә башлыгы үзе һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли.
Быел Татарстан мөфтияте нең Голәмәләр советы фитра садакасының минималь күләмен – 100 сум күләмендә , ә зәкәт бирү хәленнән килгән кешеләргә 600 сум күләмендә түләргә тәкъдим итә.
Фитра сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) бирелә.
Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. Фитра сәдакасының күләме шул елдагы йөзем һәм арпаның уртача хакларын санап, җирлеккә карата билгеләнә.
Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм, фитра сәдакасын биргәннән соң гына, ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).
Голәмәләр Советы тарафыннан, зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме - алтын белән - 210 мең сум, көмеш белән 18 мең сум дип билгеләнде. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 85 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 85 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.
Әгәр кешенең бер ел кулланылмый торган бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 210 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процентын түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми.
Зәкәт фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), зәкәт җыючыларга, бурычын түләргә көче җитмәүчеләргә (монда сүз йорт алырга бурыч турында бара), мосафирларга бирелә.
Фитра, зәкәт һәм фидия сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Римма Гатина.