Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк. Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак.
Авыл җирлегендә бәйрәм намазы, кояш чыгып, 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә Гает намазы иртәнге сәгать җидедә (07.00) кылыначак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк.
Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Иртәнге сәгать 7 туларга 20 минутта (6.40) мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң иртәнге сәгать җидедә (7.00) мөселманнар Гает намазын укыячак һәм җиде тулып биш минутта (07.05) хөтбә укылачак. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай