2016 елның Нобель премиясе: ураза тоту иртә картаюдан саклый

2016 елда медицина һәм физиология өлкәсендәге Нобель премиясе лауреаты Токионың Технология университетыннан күзәнәкләр биологиясе буенча белгеч Ёсинори Осуми булды. Ул “аутофагия механизмнарын ачкан өчен” бүләкләнде.

БӘЙЛЕ
2017 Май 31. Фото: kp.ru

Нобель премиясе пресс-релизы болай дип хәбәр итә:

“Осуми ачышлары күзәнәк үз эчендәгесен эшкәртеп бетерә дигән яңа парадигмага китерде. Аның ачышлары ач торуга җайлашу һәм инфекциягә реакция бирү кебек күп физиологик процесслар өчен аутофагиянең фундаменталь яктан мөһимлеген аңлауга юл ачты.

Аутофагия аркасында күзәнәк үзенә эләккән инфекциядән һәм җыелган токсиннардан чистарына.

Аутофагия организм стресс кичергәндә көчлерәк эшли башлый. Мәсәлән, ач торганда. Бу очракта күзәнәк җыелган “чүп-чар”дан барлыкка килгән эчке ресурслары хисабына энергия эшләп чыгара.

Нобель лауреаты ачышы ач тору, ураза тоту файдалы дип күрсәтә. Организм, чыннан да, чистарына. Нобель комитеты тарафыннан расланган.

Галимнең коллегалары ышандырганча, аутофагия организмны иртә картаюдан саклый. Бәлки яңа күзәнәкләр барлыкка китерү исәбенә яшәртәдер дә әле. Шулай ук ул органимзмнан кимчелекле аксымнарны һәм күзәнәк эчендәге зыян күргән элементларны чыгара. Шулай итеп, күзәнәкне төзек тота, дип хәбәр итә “Комсомольская правда” газетасы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе