Ел саен “Ярдәм” мәчете чатырында төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре җыела. Безгә быел да волонтерлар ярдәме кирәк. Быел көн саен 1200 кешегә өстәлләр әзерләнәчәк.
Рамазан аенда “Ярдәм”дәге ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе булып санала. Анда инвалидлар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр җыела.
Кем дә кем инвалидлар белән бәйле проблемаларга битараф түгел икән, "Ярдәм" мәчетенә ифтарларда булышырга килә аласыз.