“Гадел” мәчете бетми торган мал, кимеми торган бүләк – китап нәшер итте

Изге Рамазан аебызда нур өстенә нур өстәп, Казанның “Гадел” мәчете дин кардәшләребезгә бүләк әзерләде: узган атнада гына “Монда гыйлем, монда нур”- “Здесь знаний свет, здесь свет души” дигән китап бастырып, мәхәлләдәшләрен шатландырды.

БӘЙЛЕ
2018 Май 22

Киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге дини, публицистик басма «Гадел» мәчет-мәдрәсәсе комлексының күпкырлы эшчәнлеген яктырта. Биредә бөтен эшләрнең чишмә башында торган меценат Фирдинат Әхмәтҗановның якты истәлеге, имамнарның, мәхәлләгә йөрүчеләрнең һәм остаз-мөгаллимнәрнең хәтирәләре, уку-укыту эшчәнлеге, вәгазь-нәсихәтләре тупланды. “Иман нуры”, “Белем нуры”, “Ташка басылган тарих” һәм “Һәр вәгазь – күңел дәвасы” бүлекләреннән торган китап мәчет-мәдрәсә тарихын барлап, аның бүгенге көндә халык белән эшләү, инсаннарыбызны дин-ислам юлына тартудагы һәм якшәмбе мәктәпләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашуны максат итә. Һәм китапны Казанның “Гадел” мәчетендә (Оренбург тракты, 193) табарга мөмкин.

Нибары 17 еллык тарихлы “Гадел” шушы кыска гына арада мөселманнарны үзенә тартучы иман йортына әйләнде. Халкыбызның рухын савыктыруга, һәр чорда актуаль булган рухи-әхлакый тәрбиягә зур урын бирелә биредә. Аллаһ рәхмәтенә ашыгучыларның бетми торган мал, кимеми торган бүләк – әҗер-савап эзләп килүчеләрнең яраткан урыны ул хәзер.

Дин кардәшләребезгә мәчет-мәдрәсә эшчәнлегенә багышланган әлеге китапны кулларына алып, алардан үрнәк алырга насыйп булсын. Динебезне күтәрү эшенә яңа алынган, яңа гына ачылган мәчет-мәдрәсәләрдә эшне нәрсәдән башларга дигән сораулар алдында калучыларга «Гадел»нең халык белән эшләү алымнары – өйрәнү-тәҗрибә кулланмасы булса иде. Шуңа да замандашларыбызга атап язылган бу китап һәркемгә файдалы булыр, яшәешебезне төзәтергә ярдәм итәр дигән теләктә калабыз. Һәм дә вәгазьләрдәге үгет-нәсихәтләрне кабул итеп, барчаларыбызга да Ислам дине кануннары буенча яшәргә, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаерга этәргеч булса иде.

Татарча-русча китапны төзүче-мөхәррир күп кенә дини, публицистик китаплар авторы - журналист Вәсилә Рәхимова.

Укучылар игътибарына китаптан өзек тәкъдим итәбез.

ТАНЫЛУ СЕРЕ

Ильяс хәзрәт Җиһаншин, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы, Ал мәчет имам-хатыйбы

Хезмәт юлымда Аллаһ рәхмәте белән күп мәчетләрне ачуда катнашу, әлеге шатлыкларны уртаклашу насыйп булды. Борынгыларын кабаттан мөселманнарга кайтарып алу – бер куаныч булса, яңаларын төзү, яңа урында мәчетләр ачылу – үзенә бер җиңү иде. Яшерен-батырын түгел: шәһәр җирендә уңайлы урын табу, аны килештерү, төзелеш проектларын булдырып раслату – үзе генә дә елларга сузылган мәшәкать. Олы юл чатында, халык күп йөри торган урында, республика клиник хастаханәсе янында 2000 нче елны калкып чыккан «Гадел» мәчете әнә шул яңа сулыштан ачылган иман йорты булуы белән аерылып тора. Үзебезнең татар стилендә – агачтан төзелүе, гадилеге белән дә үзенчәлекле ул.

Әлеге иман йорты башкалардан бик күпкә аерылып торган үзенчәлекле шәхес – Фирдинат Гарифҗан улы Әхмәтҗанов исеме белән бәйле. Ерак әби-бабасыннан югалмыйча, онытылмыйча, борынгыдан килгән тәкълиди иманы белән мәчет төзергә алынды. Бөтен үҗәтлеге һәм оештыру сәләте аша бик кыска арада кала чите дип саналган урында матур итеп мәчет ачты. Мәчетне халык бизи. Ә халыкны җәлеп итү өчен – аның эчтәлеге, мәгънәсе булырга тиеш. Бу күп очракта мәхәллә булып оешуның беренче көннәреннән үк бирегә яшь имамнарны җәлеп итү, остазларны тарту һәм бер үк вакытта өлкән буынны – ак бабайларыбызның, милләтпәрвәрләрнең хәер-фатихасы белән эшләү осталыгына бәйле. «Гадел» беренче көннәрендә үк туган телебездә эш итүче һәм олыларга хәер-хаклык күрсәтүче иман йорты булуы белән сокландырды. Шушы эчтәлектә эш җәелдереп, тиз арада ул якын-тирәдә яшәүчеләрнең газиз урынына әйләнде. Алай гына да түгел, җиде юл чатында торганлыктан, юлаучылар күңеленә дә хуш килде.

Беренче елларыннан ук «Гадел» исеме җисеменә туры килерлек эш җәелдерде. Ачылып күп тә узмады, якшәмбе мәктәбенә дин сабагы алырга килүчеләр өчен сыйныф бүлмәләре җитми башлады. Фирдинат кардәш озакка сузмады, мәчет каршында ук мәдрәсә салдырды. Дини уку йорты киң колач белән эшләп китте. Шул рәвешчә 3-4 ел да узмады, «Гадел» Казаныбызның уку-укытуны игътибар үзәгендә тотучы борынгы мәчетләре кебек үк халык мәхәббәтен яулады, дин-исламны таратуга һәм халык белән эшләүгә комплекслы якын килүе белән танылды. Санаулы гына еллар үтүгә карамастан, бүгенге көндә «Гадел» уку-укытуны профессиональ мәдрәсәләр дәрәҗәсендә оештыра алган, шәкертләр туплап һәм 3-4 еллык уку программасын җиренә җиткереп алып баручы мәчет. Әлеге 17 ел вакыт аралыгында башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек, өлгегә алырлык эшчәнлек бара биредә.

«Гадел» мәчете диюгә, Казаныбыздагы 60 тан артып киткән мәчетләр арасында аны таныткан сыйфатларының тагын берсе – ачылган көннән башлап җитәкче фикерен тыңлый белгән һәм үзара аңлашу, җылылык белән берләшкән команда туплануы. Юкка-барга чәчелмичә, бер максатка, бер омтылыш тирәсенә туплана белүдә аларның көче! Якындагы тарихта күп вакыйгаларның шаһиты булдык. Үткәнгә борылып карасак, әлхәмдүлилләһ, зур юл үтелгән, күп эшләр башкарылган. Әле дә хәтеремдә, безнең «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәбез Яңа бистәгә күченде. «Гадел» мәчетен салып, аны эшләтүнең юл башында торган Фирдинат Гарифҗан улы белән имам Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов үз мәхәлләләрендә төзелеш, оешып китү мәшәкатьләре баштан ашкан булуга карамастан, иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздылар. Бүгенгә кадәр рәхмәтле мин аларга! Фирдинат кардәшебез тырышып салып калдырган юл бүгенгәчә матур дәвам итә. Замандашыбыз бакыйлыкка күчсә дә, сәдакаи җариясе барып тора. Мәчет-мәдрәсә гөрләп эшли. Ире башлаган эшне Рәүфия Хәлил кызы бөтен җаваплылыгы белән иңнәренә алып, һич тә зарланмыйча мәхәллә тормышы эчендә кайный.

Мәдрәсәбез «Гадел» белән гомер буе тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Уку-укыту, шәкертләр туплау шул ике арадагы өзелмәс боҗраны хәтерләтә: «Гадел»дә башлангыч дин сабагы алучылар мәдрәсәбезгә белемнәрен тирәнәйтергә киләләр. Укуны тәмамлаганда инде тиешле хәзерлеккә ирешкәч, кабаттан «Гадел»гә укытучы-остаз, дини йолаларыбызны үтәүчеләр булып кайталар. Шул рәвешчә инде кулга-кул тотынып 3-4 буын шәкертләр, остаз-укытучылар әзерләдек. Көндезге бүлектә укучы шәкертләребез өчен исә «Гадел» имамлык мәктәбен үтү, халык белән эшләүдә тәҗрибә туплау урыны да булып тора. 2-3 нче курста укучы шәкертләребезнең мөмкинлекләрен, сәләтләрен үстерә, матур үрнәк күрсәтә беләләр биредә. Бик тиздән мәчетләрдә имамлык вазыйфасына керешәчәк яшьләребезгә карата шулай хәер-хаклы һәм остазларча кайгыртуларына без бик рәхмәтле. Ике арадагы бу элемтәне хикмәти хезмәттәшлек дип атарга була. Араларыбыз ерак булса да, үзара ярдәмебез, теләктәшлегебез – чын күршеләрчә.

Шәкертләребез Фәния ханым Җәләлиева, Мәгъдүдә абыстай Җиһаншина белән Сәлимә абыстай Яруллиналар мәдрәсәбездә укып бетерүгә «Гадел»дә үзләренә эш мәйданы табып, йөзләгән замандашларына динебезне төшендерүче, намазга бастыручы хөрмәтле остазлар булып танылдылар. Фәния ханым мәчет ачылыр алдыннан ук уку-укыту эшләрен юлга салуда имам ярдәмчесе, иң тәүге «чирәм җирне» күтәрүче булды. Уку-укыту программасын камилләштерүне, остаз-укытучыларының хәзерлеген, белем дәрәҗәсен үстерүне дә ул даими игътибар үзәгендә тота. Алай гына да түгел, укытуның сыйфатын тәэмин итүче педагог алымнары да ят түгел биредә: дәресләрне тикшерү, аңа анализ ясау, остазлар белән җыелып киңәшләшү, сыйныф журналларына кадәр алып бару – барысы да укытудагы эзлеклелекне, яхшы нәтиҗәләрне тәэмин итүче алымнар. Чын педагогларча еракка карап эш итә Фәния Хөрмәтулла кызы. Нәтиҗәләре дә озак көттерми: биредә сабак бирергә теләүче остазлар да, дин нигезләренә төшенергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта бара.

Бүгенге көндә икенче имам булып торучы Илназ хәзрәт Гасыймов та безнең шәкерт. Беренче

көннәреннән үк матур гына эшләп китеп, хәзер мәхәлләнең хөрмәтле хәзрәте булып танылды. Казаныбызның борынгы, зур мәчетләрендә имамлык тәҗрибәсен җитәрлек туплаганнан соң монда имам-хатыйб вазыйфасына керешкән Рөстәм хәзрәт Бакиров һәркем белән киңәшеп, уртак тел табып эшли белүче сирәкләрнең берсе. Мәчет тәүлек әйләнәсендә кеше белән бәйләнештә. Димәк, ишеге бикләнеп тормый икән, ул мәчеткә халык сукмагы өзелми, халык ихтыяҗы булуга дәлил. «Гадел»нең башкалардан аерылып торган тагын бер гүзәл ягы – һәр бәйрәмдә, һәр җомгада килгән халыкны хөрмәт итә беләләр, бәйрәм рухы тудыралар. Килгән кеше ризыкланып, догасын калдырып китә. Кеше күңелен күрү, мөселманны шатландырасы килү хисе хөкем сөрә монда. Элек мәдрәсәнең берничә бүлмәсендә мосафирларга тукталу, кунып чыгу мөмкинлеге тудырылуы да – шәһәр шартларында нинди күркәм, әҗер-саваплы гамәл булды.

Изгелек изгелеккә, игелеккә тоташа ди халкыбыз. Соңгы елларда мәчеткә халык сыймый башлады. Намазга йөрүче яшьләр саны күзгә күренеп артты. Команданың көчле булуына, халыкны тарта белүенә ачык дәлил бу. Һәм имамнар мәхәлләдәге эшлекле егетләрне табып, хәлне аңлатып, оештырып, санаулы айларда мәчетне танымаслык итеп зурайтып, матурайтып куйдылар. Татулык булган җирдә Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен бирә, юлларын ача. «Гадел»нең уңышлы эше дә, башкалар арасында аерылып торуының сәбәбе дә әнә шул Аллаһы Тәгалә юлында бер максатка туплануда.

Вәсилә Рәхимова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе