13 нче сентябрьдән 14 нче сентябрьгә каршы төндә “Казан” аэропортына 140 хаҗи кайтып төшә

13 нче сентябрьдән 14 нче сентябрьгә каршы төндә “Казан” аэропортына Татарстан хаҗиларыннан торган ике рейс кайтып төшәчәк. Хаҗиларның күпчелеген республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләр тәшкил итә.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 12. www.instagram.com/_irek_ismagilov/?

40 кешелек беренче төркем "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җитәкчелегендә “ДУМ РТ Хаҗ” программасының “Стандарт” пакеты буенча изге җирләрдә булды (Җиддә – Казан белән туры рейс ясады). Йөз кешелек икенче төркем катнаш маршрут белән “Хаҗ-эконом” пакеты буенча Мәккәгә барды. Төнге сәгать бер туларга ун минуттан алып (00.50) сәгать икегә кадәр (02.00) аэропортта аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак.

Искә төшерәбез, быел Татарстаннан 1700 кеше хаҗ кылды. Хаҗиларны алып бару өчен 12 табиб җәлеп ителде.

Элегрәк Татарстан Республикасының барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗилар өчен махсус дәресләр оештырылган иде. Лекцияләрдә теологлар һәм имамнар Согуд Гарәбстаны законнарын, хаҗиларның бурычларын аңлаттылар, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе