Бу элементлар кемнәр соң? Алар иң элек мөселман илләреннән һәм Көньяк Америкадан килгән иммигрантлар. Трамп фикеренчә, мөселманнар үзләренең радикаль карашларын алып керә, Латин Америкасыннан килүчеләр эш урыннарын алып бетерә. Алар икесе дә социаль ташламалардан файдалана. Бу ташламалар җирле салым түләүчеләр җилкәсенә төшә. Шулай итеп, алар илне эчтән җимерә.
Менә шундый сайлауалды сүзләренең Трамп таяныч тапкан халык катламнары арасында бик популяр икәнлеген әйтергә кирәк. Алар – иске карашлы, авыл хуҗалыгы белән көн күрүче ак тәнле, белеме булмаган һәм кайчандыр гөрләп торган, хәзер инде сәнәгать предприятиеләре яңарту таләп ителгән штатларда яшәүче америкалылар. Әлеге штатларда гомер итүчеләргә бу сүзләр утка май өстәгән кебек була: алар үзләренең тормыш авырлыклары өчен гаеплене бик тиз табалар. Гәрчә таркаулыкның сәбәпләре башкада булса да.
Трамп әле бер ел элек үк үзенең сайлауалды кампаниясе вакытында, куркыныч мөселманнарны ачыклау буенча нәтиҗәле программа эшләнгәнчегә кадәр, мөселманнарга илгә юлны ябарга кирәклеге турында ачыктан-ачык игълан итте. Әлеге программаның бер өлеше итеп ул хәзер Америкада яши торган мөселманнар кертеләчәк һәм күзәтеп торылачак мәгълүмат базасын булдырырга тәкъдим итте. Репортерларның Трамптан бу гамәлнең нацистларның яһүдләрдән котылырга теләү омтылышына ошау-ошамавы турында соравына анык кына җавап булмады. “Мин белмим. Сез үзегез әйтегез”, - диде ул. Сәяси яктан тотнаклы ил булырга омтылучы Америка өчен бу җавапны: “Әйе, шуннан ни?” - дип аңлап була.
Эш сәяси яктан тотнаклылыкта түгел, Трампның мөселманнарга карата әйткән сүзләре расизм, ксенофобия һәм исламнан куркуны күрсәтә. Илне шундый кирәксез элементлардан (мөселманнар, ак тәнле булмаганнар, христиан түгелләр) чистартырга чакыру уңдырышлы туфракка нәфрәт орлыклары чәчү белән бер. Бу – ут белән уйнау.
Күпләр Трампны популист дип саный. Ягъни ул, сайлауда җиңеп чыгар өчен, шундый куркыныч әйберләр турында сөйләргә мәҗбүр булган. Моңарчы Америка белән идарә итүчеләр мондый сүзне кычкырып әйтә дә алмаган. Күпләр мөселманнарны күзәтү һәм илгә кертүне тыюга кагылышлы сүзләр сайлаулды уены гына, аннан соң конкрет гамәлләр булмас дип ышана. Күпләр Трамп – эшкуар һәм прагматик, ул акылга сыймаслык эшләр эшләмәс дигән фикердә. Кызганычка каршы, дөньяда йогынтысы зур булган илнең президенты булырга теләүче кандидат исламнан курку һәм ксенофобия хисабына җиңеп чыга икән, акыл каядыр югала. Кичә генә җәмгыятьтә рөхсәт ителмәгән эшләр бүген нормага әйләнә. Шулай итеп, Америкада яшәүче мөселманнарны авыр вакытлар көтә.
2000 елда Казан дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетын тәмамлаган. 2006 елда Питтсбург университеты (Канзас штаты) магистры дипломын ала. 2013 елда мәдәниара багланышлар белгечлеге буенча Амхерст шәһәрендәге Массачусетс университетының фәлсәфә фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия була.