
Теркәү вакытында әлеге мөселманның Америкага бара алмаячагы турында хәбәр иткәннәр. “Мине аерым бүлмәгә алып керделәр, чишедерделәр, карадылар. Аннан соң бөтен нәрсәне кире кайтардылар да, барысы да яхшы икәнлеген әйттеләр”, - дигән мөселман укытучы.
Тикшерә торгач, Джуэл Мианың Британия гражданы булуы гына ачыкланган. Шул сәбәпле АКШның Британиядәге илчелегенә, бу хәлгә ачыклык кертүне сорап, запрос җибәрелгән. Округ советы бу хәлне “Уэльстан килгән мөселманга мөнәсәбәтле, бернәрсәгә дә нигезләнмәгән кысу (кысрыклау) акты дип бәяләгән, дип хәбәр итә Ислам.ру.