
Әлеге ил кешеләре Америкада экстремистларны ачыклауның нәтиҗәле алымы табылганчыга кадәр штатларга кертелмәячәк.
Шул ук вакытта Нью-Йорк мэры Билл де Блазио Трампны үзе җитәкләгән шәһәр хезмәтләренең “федералларга” илгә рөхсәтсез кергән мигрантларны эзләүдә һәм илдән чыгарып җибәрүдә булышмаячак дип кисәткән.
Әгәр федераль хакимиятләр Нью-Йоркта яшәүче мөселманнарны “теркәү” омтылышлары була икән, мэр моның шәһәр хакимияте тарафыннан суд аша кире кагылуына ирешәчәген билгеләп үткән.
“Мин мөселманнарны илдән күпләп чыгарып җибәрү уңаеннан борчылуымны әйттем. Мисалга 9 меңләп мөселман эшләгән Нью-Йорк полициясен китердем. Мин моның полиция белән гади гражданнар арасында шик-шөбһәгә китерәчәген һәм көтелмәгән нәтиҗәне бирмәячәген әйттем”, - дигән Нью-Йорк мэры Билл де Блазио. Бу хакта islamreview.ru хәбәр итә.
Әлеге темага: Америкада яшәүче мөселманнарны авыр вакытлар көтә – Лилия Кәримова