Чикләү Иордания, Мисыр, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Күвәйт, Катар һәм Марокко илләрендәге 9 авиакомпания һәм 10 аэропортка кагыла. Сүз бу илләрдән АКШка турыдан-туры оча торган рейслар турында бара.
АКШ администрациясенең рәсми затлары бу чараның зарурлыгын очкычларда электрон девайслар ярдәмендә терактлар ясарга мөмкин икәнлеге турында мәгълүмат барлыкка килү белән бәйләп аңлата. Бу хакта Ислам. Ру яза.