
Бүген өйлә намазыннан соң "Казан нуры" мәчетендә Исхакова Илһамия Газиз кызына җеназа намазы укылды. “Раббыбыз Аллаһ Илһамия Газиз кызының урынын җәннәт түрләрендә насыйп итсен”, - дип язды үзенең Инстаграм битендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Җеназа намазын мөфти хәзрәтләре үзе укыды.

Илһамия Газиз кызы Исхакова бүген Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде. Билгеле булганча, Камил Исхаковның әтисе Шамил Исхаков та - шушында мәңгелек йортта.
Без Камил Исхаковның һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Римма Гатина.