Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады

​Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ кылучы булсын, Корбан гаетен гаиләсе, якыннары, туган-тумачасы белән бәйрәм итүче булсын – без һәммәбез - Аллаһы Тәгалә ихлас догаларыбызны кабул итәр һәм иманыбызны тагын да ныгытып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәкъвалык үрнәге булырдай изге эшләргә бәрәкәтле көч бирер дип өметләнәбез.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 01. Фото:dumrt.ru

«Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!

​Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ кылучы булсын, Корбан гаетен гаиләсе, якыннары, туган-тумачасы белән бәйрәм итүче булсын – без һәммәбез - Аллаһы Тәгалә ихлас догаларыбызны кабул итәр һәм иманыбызны тагын да ныгытып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәкъвалык үрнәге булырдай изге эшләргә бәрәкәтле көч бирер дип өметләнәбез.

​Мөселманнар, христианнар һәм башка традицион диннәрне тотучы кешеләр инанган мәңгелек рухи хәзинәләр яшәешнең нигезен тәшкил итә. Безнең күңелләрдә гаиләләребез, республикабыз, илебез һәм бөтен дөнья цивилизациясенең якты киләчәге өчен җаваплылык хисе уята. Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең уртак йортына әйләнгән Татарстанда Корбан гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе.

Болгар ислам академиясенең Ходайның рәхмәте иңгән шушы көннәрдә ачылуы барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең, меценатларның, хәйриячеләрнең нәтиҗәле, килешеп эшләвенә бер мисал булып тора.

​Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын!

​Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә хәерле гомерләр, рухи күтәренкелек, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ТР Президенты матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе