Бүгенге көндә Татарстанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең саны барлык халыкның 8 процентын тәшкил итә. Инвалид балалар 15 меңләп исәпләнә.
Казандагы “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәге төрле категория инвалидлар белән эш алып бара. Хәзерге вакытта, мәсәлән, биредә ДЦП диагнозы куелган, арбалы һәм таякка таянып йөри торган кешеләр өчен курслар бара. Аңа кадәр 1 ай дәвамында начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр тернәкләндерү курслары узды. Киләсе курслар начар ишетүчеләр һәм бөтенләй ишетмәүчеләр өчен булыр дип көтелә. Атна саен алар, җомга намазларына килеп, җомга вәгазьләрен ишарәләр аша күңеленә сеңдереп китә.
ДЦП диагнозы куелган, арбалы һәм таякка таянып йөри торган кешеләр өчен курслар 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге курслар белем бирү һәм тернәкләндерү максатыннан оештырыла. Әмма аларның әһәмияте һәм мәгънәсе күпкә тирәнрәк. Дүрт стена арасында беркая чыкмыйча торган инвалидларның танышу, аралашу урыны да бу. Уртак мәнфәгатьләр, кызыксынулар берләштерә аларны. Алар үзләре – бер дөнья.
Курслар бу кешеләргә яңа белемнәр генә алып килми, яңа һөнәрләр, күнекмәләр дә өсти. Алар ашарга да пешерә, сабын да кайната, матур-матур әйберләр дә ясый. Бөртекләп җыеп ясалган менә дигән тәлинкәләрне сезнең һәрберегезнең күргәне бардыр инде. Бу сувенирлар аларның бармакларының тоемлавын арттырып кына калмый, тормышларын бизәп җибәрә, үзләрендә алдагы көнгә ышаныч уята.
Римма Гатина.