“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы Коръәнне өйрәнү мәркәзендә Коръән өйрәнү буенча еллык курслар тәмамланды. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм фондның президенты Илһам Исмәгыйлев алтмышлап шәкерткә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
“Кадерле балалары, остазларыбыз! Тагын бер уку елы ахырына якынлашты. Ел дәвамында “Ярдәм” мәчетендә Изге Коръәннән сурәләр яңгырап торды. Хәзер инде билгеле бер нәтиҗәләр дә бар дип әйтергә була. Без моңа бик шатланабыз. Иң мөһиме – Аллаһның сүзе яңгырау һәм Аллаһының сүзен өйрәнү.
Коръәнне өйрәнү генә түгел, аның буенча яшәргә дә кирәк. Чөнки Коръән тормыш өчен күрсәтмә буларак җибәрелгән. Сез үз мисалыгызда чын мөселманнарның нинди булырга тиешлеген күрсәтегез”, - дип уңышлар теләде Илдар хәзрәт.
Илһам Исмәгыйлев исә уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады. Алга таба да шундый ук көчле омтылыш белән Коръәнне өйрәнүләрен дәвам итәргә чакырды.
Аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләргә Коръән-каләмнәр тапшырылды.
Бүләкләүләр тәмамлангач, шәкертләр нәшидләр башкарды.
Римма Гатина.