В.Путин Минтимер Шәймиевкә борынгы Тартария картасын бүләк итте. Ул XVII гасырда Голландия картографы Виллем Блау тарафыннан төзелгән.
Владимир Путин М.Шәймиевкә алдагы еллардагы бергәләп алып барылган эш һәм Россия һәм татар мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнү һәм саклау юнәлешендәге эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте. “Бу без шөгыльләнергә тиешле мөһим эшләрнең берседер, мөгаен”, - диде В.Путин. Бу хакта kremlin.ru хәбәр итә.
Очрашу барышында Минтимер Шәймиев үзе җитәкләгән Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” фонды эшчәнлеге, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясе төзелеше турында сөйләде.