"Подвалдагы мәчеткә яңа бина төзер идек"

Атнаның сишәмбе көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә халыкны кабул итү көне уздырылды. Мөселманнарны кызыксындырган сорауларга мөфти урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре җавап бирде.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 08. Фото:dumrt.ru

Бүгенге кабул итүгә килгәндә исә нәзарәткә гозер белән килүчеләр арасында дин кардәшебез Илдар Миншаһаев тә бар иде. Аның белән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләште.

Илдар әфәнде Казанның "Ай нуры" мәчетендә имамга ярдәм итеп йөрүе хакында әйтте. Мәгълүм булганча, әлеге мәчет Мәскәү районында йорт подвалында урнашкан. Шуңа да карамастан, 15 ел эшләп килә, биредә дин сабаклары укытыла, җомга намазлары да үткәрелә. 15 ел дәвамында мәчетнең имам-хатыйбы Марзанур хәзрәт Яруллин иман йортын булдырып, аны ремонтлап, эшләтеп килә.

Илдар Миншаһаев әйтүенә караганда, мәчет мәхәлләсе бик зур нияткә килгән – мәчетнең яңа матур бинасын төзергә телиләр. “Изге юлда йөрүчеләр, шәһәр җитәкчеләре, иманлы дин кардәшләребез ярдәмендә яңа мәчеткә күчәргә өмет итәбез. Ни өчен өметләнәбез соң? Безгә 15 ел элек бирелгән җир бар иде. Архив документларын карадым. Иманлы бәндәләребез ярдәм итсә дип, шушы мәчет төзү эшен башлап җибәрергә ниятләдек. Күп еллар подвалда эшли алган мәчетне күркәм биналы итәсе килә. Шушы теләгебез шәһәр башлыкларына да, дин өлкәсендәге җитәкчеләребезгә дә, дин кардәшләребезгә дә барып ирешсә иде”, - диде ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу хакта мөфтигә, шулай ук Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитовка җиткерәләчәге, алга таба бу мәсьәлә хакында сөйләшүләр булачагы хакында әйтте. “Үзара киңәшеп-сөйләшеп, халык белән бергә, иганәчеләр ярдәмендә, мәчет җир астыннан чыксын дип, бергәләшәп тырышлыклар куярга язсын”, - диде ул һәм "Хозур" китабын бүләк итеп бирде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе