Мәскәүдә Шиһабетдин Мәрҗани мирасын барлыйлар

18-20 октябрьдә Мәскәүдә I Мәрҗани укулары уза. “Ислам диалогы һәм бүген көн чакырулары: традицияләр һәм хәзерге заман” дип аталган җыенга дини оешмалар вәкилләре, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү оешмаларының әйдәп баручы галимнәре, Россия төбәкләрендәге хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырулы.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 17. Фото: vk.com/wall-1777_508417

Конференцияне РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (Азия һәм Африка илләре институты), Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Халыкара мөселман форумы Секретариаты оештыра.

Шиһабетдин Мәрҗани турында истәлекләрне хөрмәтләү Россиядә дин галимнәре калдырган мирас турында уйлану һәм аны хәзерге тормыш белән бәйләп карауга юнәлтелгән. Укулар кысаларында ислам хокукын яңарту проблемасы: фикх реформасының концептуаль нигезләре, Россия дин галимнәре мәктәбенең фикх өлкәсендәге мирасы һәм аны бүгенге вәзгыять белән бәйләү, Россиядә һәм мөселман дөньясында яңарту процесслары контекстында дини реформаторлык һәм мәгърифәтчелек, ислам интеллектуаль традициясе контекстында Мәрҗанинең тарихи һәм дини гыйлем-хокукый мирасы, Мәрҗани мирасының Россия империясендә, СССРда, БДБ илләрендә тарихи язмышлары һ.б. кебек мәсьәләләргә игътибарны юнәлтү көтелә.

Укулар эшчәнлеге “Ислам традициясе, реформа һәм яңарту: дини гыйлем-хокукый мәсьәләләр” секциясе һәм “XXI гасырда Россия мөселманнары: гомуми үсеш стратегиясен эзләгәндә” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы рәвешендә узачак. “Түгәрәк өстәл”дә Россия мөселманнары концепциясе һәм якын дистә елларга Россиядә мөселман өммәтенең үсеш стратегиясе турында фикер алышу оештырыла.

Конференция 2014-2016 елларга исәпләнгән ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләрне әзерләүне тәэмин итү буенча хөкүмәт программасын тормышка ашыру кысаларында уздырыла. Җыен нәтиҗәләре буенча “Мәдинә” нәшрият йорты фәнни хезмәтләр җыентыгын бастыру ниятләнә. Бу статьяларны Science Index мәгълүмати-аналитик системасына һәм Россия фәнни цитаталар индексы базасында урнаштыру көтелә. Иң яхшы статья авторларына “Хәзерге дөньяда Ислам” фәнни журналында басылырга мөмкинлек тудырыла, дип хәбәр итә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте.

Римма Гатина.

БУ ТЕМАГА:

Ш.Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы тиз арада реставрацияләнергә тиеш дип саныйбыз – А.Гайнетдинов

Ш.Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин Мәрҗанинең гарәпчә Коръән тәфсире кулъязмасы табылган


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе