Иртәгә 2017 елның 1 декабрендә Казанның Мәрҗани мәчетендә Татарстан Республикасының Дәүләт архивы ярдәме белән мәчет төзелә башлауның 250 еллыгына багышланган экспозиция ачыла.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фонды документлары урын алачак. Алар арасында таш мәчетнең төзелү проекты, Казандагы мәчетләр һәм мәдрәсәләр исәбе турында 1873 елгы ведомость, Ш. Мәрҗанинең Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме булуы турында билгеләмә, шулай ук аның эштән алынуы турында һәм башкалар документлар бар. Барлыгы 30 экспонат, төп нөхсәләр дә, күчермәләр дә бар. Күбесе тәүге тапкыр күрсәтелә.
2017 елда Казанның Беренче Җәмигъ мәчете төзелә башлануының 250 еллыгы билгеләп үтелә. Аның салынуы Әби патшаның Россиядә православиедән тыш башка диннәргә карата ачык сәясәте урнашуының якты билгесе булып тора. Бүгенге көндә ул Татарстанда татар-мөселман рухи мирасының тарихи йөзек кашы булып тора. Мәчет тарихы бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. 1867 елда хәзрәт анда - ахун һәм Казанның мөхтәсибе итеп билгеләнә.
Күргәзмә бары бер көн дәвамында гына эшләячәк. Эш вакыты: 10.00-15.00.
Әлеге мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан алынды.